Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ак Барс Иминият компаниясенә рәхмәт

Янгын нәтиҗәсендә йортсыз калган Горбуновлар гаиләсенә 4 200 000 сум күләмендә иминият акчасы түләнгән.

Быелның март аенда Тукай районы Җирекле авылында яшәүче Светлана Горбунованың хуҗалыгында фаҗигале хәл була – көчле янгын чыга. Ул аның йортын көлгә әйләндереп, гаиләне баш өстендә түбәсез һәм еллар дәвамында туплаган мал-мөлкәтсез калдыра. Һич көтмәгәндә шундый бәлага дучар булган Светлана һәм аның якыннары өчен бу вакыйга авыр сынауга әверелә.

Шушы катлаулы чорда Ак Барс Иминият компаниясенең ярдәме бәһасез булды. Светлана иминият компаниясенә оператив эш өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Аның сүзләренчә, гариза һәм кирәкле документларны тапшырганнан соң, аңа нибары алты эш көне эчендә 4 200 000 сум күләмендә иминият акчасы түләнгән. Чыннан да бу, бигрәк тә көтелмәгән хәлләрдә каза күргән кешеләргә ашыгыч рәвештә финанс ярдәме таләп ителгән шартларда, хәйран калырлык срок.

Светлана, гаризасы каралуның тизлеген һәм нәтиҗәлелеген искәртүдән тыш, мондый ярдәм иминиятләштерү буенча агентлар һәм Ак Барс Иминият компаниясе хезмәткәрләренең профессиональлеге нигезендә мөмкин булуын билгеләп үтте. Бик еш кына тормышта кризислы вәзгыять белән очрашкан кешеләргә физик кына түгел, рухи яктан да авырга туры килә. Һәм аның очрагындагы кебек, финанс мәсьәләләренең тиз арада хәл ителүе бөтен игътибарны нормаль тормышны җайга салуга һәм яңа юллар эзләүгә юнәлтергә булыша.  

Чыннан да, иминият полисына ия булу катлаулы вәзгыятьтә хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Светлана Горбунованың шәхси тәҗрибәсе авыр минутларда тиз арада түләүләр башкара һәм ярдәм күрсәтә торган ышанычлы иминият партнерының булуы никадәр мөһим икәнен ачык күрсәтә. 
Ак Барс Иминият компаниясе 18 елдан артык эшчәнлек дәверендә заманча таләпләр нигезендә һәрдаим хезмәтләрен үстереп, иминиятләштерү базарында үзен ышанычлы партнёр буларак танытты. Компания югары дәрәҗәдәге хезмәт һәм ышанычлылыкны тәэмин итеп, үз клиентлары һәм шулай ук партнёрлары өчен дә кыйммәтләр тудырырга тырыша. 

Шул рәвешле, Светлана Горбуновага бәйле очрак иминиятләштерүнең ышанычлы яклау алымы буларак мөһимлеген искәртеп кенә калмый, кешелекле мөнәсәбәт һәм профессиональлекнең тормыштагы авыр мизгелләрне шактый җиңеләйтә алуын да күрсәтә. 

Хезмәтләр «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ тарафыннан тәкъдим ителә, РФ ҮБ СИ № 3867 лицензиясе 06.06.2019, РФ ҮБ СЛ № 3867 лицензиясе 06.06.2019, ПС № 3867 26.11.2024. Реклама
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев