Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ак баянлы, чал чәчле остаз

Еллар агымсу кебек ага. Шәһәребезнең данлыклы гармунчысы, педагог Роберт Галиевка да 80 яшь тула. Ул – гомерен Чаллыга багышлаган тыйнак шәхесләрнең берсе.

Роберт Сәйфи улы Тукай районының Мәләкәс авылында укытучылар гаиләсендә туа. Мәктәптә яхшы гына укый, тәрбияле бала була. 1956-1957 елларда Чаллының авыл хуҗалыгын механизацияләү училищесын тәмамлап, колхозда “Нати” тракторында эшләгән. Тик үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгән егетнең күңелеге сәнгатькә, музыкага тартылган. Башта гармунда уйнап әнисен җырлаткан. Аннары авыл яшьләре аны клубларда гармунда уйнатканнар. Боларны күреп торган укытучы әнисе улына Алабуга мәдәният-агарту училищесына укырга керергә тәкъдим иткән. Бирегә килеп гармунда уйнап күрсәткән Робертның талантын күреп, уку йортына алганнар. Ярты ел укыганнан соң, ул зур концертларда катнаша башлаган. Тырыш егет дәүләт имтиханнарының барысын да “5”ле билгеләренә генә тапшырган. Училищены тәмамлагач, шунда ук баян классында студентлар укыткан. Белемгә омтылу шулкадәр көчле булган ки, ул данлыклы Казан музыка училищесында да укыган.

 

 

Язманы тулысы белән газетаның киләсе санында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X