Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ак чәчәкләр” республика бәйгесендә “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә Фәридә Шәрифуллина җиңде

Фәридә Мөдәррис кызы Шәрифуллинаны Чаллыда белмәгән кеше сирәктер. 40 елга якын (аның 27 елы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын камилләштерүгә биргән) гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган тәҗрибәле, олы җанлы табибның бүгенге көндә хезмәте белән дә, гаиләсе белән дә горурланырга тулы хокукы бар. Быел ул Чаллыда “Иң яхшы табиб” дип табылды. “Ак чәчәкләр” республика бәйгесендә “Беренчел звеноның иң яхшы табибы” номинациясендә җиңде.

Фәридә ханым  шәһәребезнең медицина көллиятен тәмамлагач, хезмәт юлын Казанда республика клиник хастаханәсенең колак, тамак, борын авырулары бүлегендә шәфкать туташы булып башлап җибәрә. Биредә 5 ел эшләгәч, Казан дәүләт медицина институтына укырга керә. 1994 елда КГЭСның 8нче шифаханәсендә интернатура үтә. Аннары Чаллыда терапевт, ЛОР табиб, сәламәтлек саклауны оештыручы, табиб-нарколог булып эшли. Бүгенге көндә ул сугыш ветераннары пансионатының шифаханә буенча баш табиб урынбасары вазифаларын башкара. Дөрес, моңа кадәр аңа шәһәрдәге берничә сәламәтлек саклау учреждениесендә эшләргә туры килә.  Кайда гына эшләсә дә, һәр авыруга күңел ачкычы таба, һәркемгә юатырлык сүзләрен әйтә белә. Шуңа күрә ачык күңелле, гади, олы йөрәкле табибны хезмәттәшләре дә, авырулар да хөрмәт итә. 
Чаллыга кайтканда заманча җиһазланган  “Ишетү үзгендә” эшлисе килә аның. Теләгенә ирешә: бирегә табиб-сурдолог булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта терапеяне дә ташламый. Аның сурдолог белән башланган эш көне кичке 7 дә терапевт буларак тәмамлана. “Без, табиблар, өлкәннәрнең, яман шеш белән авыручыларның күпме гомере калганын чамалап әйтә алабыз. Ә менә яңа туган яисә 6 - 7 айлык сабыйларның гомерлеккә ишетми торган булып калачагын ата-аналарга әйтү минем өчен бик авыр иде.  Мондый диагноз башта аена бер генә, аннары ешрак күзәтелә башлады. Аны ата-аналарга җиткерү йөрәгемне телгәли иде. Түзәрлегем калмагач, тулысынча терапеягә китәргә карар кылдым”, - дип искә алды ул “Ишетү үзәге”ндә эшләгән вакытларын.
“Камиллекнең чиге юк”, - диләр бит. Фәридә ханым төрле яклап үсешкә, белемгә омтыла. Һәм ялгышмый: белем һәм тәҗрибә аңа бүгенге эшендә дә, балалар тәрбияләгәндә дә ярдәм итә.
Фәридә Шәрифуллинаның госпитальнең шифаханә буенча баш табиб урынбасары вазифасында эшләвенә дә 13 ел тулып килгән. Җитәкче булса да ул, дәвалау эшен дә алып бара. Көндезге стационарда авыруларны дәвалый, 2003 елда Санкт-Петербургта укып, гериатр һөнәре дә ала. Табиб булып эшләү дәверендә төрле хәлләр, төрле кешеләр белән  очрашырга туры килә. 

Мәсәлән, бер ханым аңа килеп, 30 яшьлек улының тәне чери дип зарлана. Дәвалау курсы узгач, хәле яхшыра. Бераздан тагын шул ук хәл кабатлана икән. “Консилиум җыеп киңәштек тә, бу авыруның наркотик матдәләр куллануын ачыкладык. Әнисе безгә моны әйтмәгән иде. Наркоманнарның иммунитеты юк дәрәҗәсендә бит. Шунлыктан бу кешедә туберкулез авыруы булган. Тиешенчә дәваладык. Әнисе безгә рәхмәт әйтеп китте”,  - ди Фәридә ханым.
Диспансеризация бүлеге мөдире булып эшләгәндә дә төрле хәлләр очрый. Балаларда наркотик матдәләрне ачыклау максатыннан, мәҗбүри рәвештә тест бирдертә торган вакытлар була бу. Тест наркотик матдәләр барлыгын күрсәтсә дә,  кайбер ата-аналар моның белән килешмичә, тавыш чыгарып та йөриләр. Тик күбесе соңыннан табибка рәхмәтле булып китә. 

Узган ел яңа коронавирус инфекциясе тормышыбызның астын-өскә китерде. Ул госпитальне дә урап узмады. Ковид белән авыручыларны дәвалый торган учреждение булгач, шифаханәдә эшләүче терапевтлар кызыл зонага китте. “Шифаханәдә 5 табиб калды. Көненә 50-60 кешене телефон аша дәваладык. Соңгы авыруның хәлен белмичә, дәвалу билгеләмичә өйгә кайтмый идек. Барлык санитар-эпидемилогик чараларны үтәгәнгә, Аллаһка шөкер, бер табиб та чирләмәде. Бүгенге көндә ковид белән чирләгән авыруларны тернәкләндерәбез. Эшебездән канәгать булып, рәхмәт әйтеп китәләр. Шәһәрдәшләрне таҗлы вируска каршы вакцина ясатырга чакырам. Без ике дә уйламыйча, ирем белән икебезгә дә прививка куйдырдык. Хроник авырулары булган кешеләргә һичикеләнүсез прививка ясатырга кирәк.  Хәтерләсәгез, 1997-2000 елларда күп кеше грипп белән чирләде. Массакүләм прививка ясатканнан соң, бу авыру юк дәрәҗәсендә калды. Коронавируска каршы вакцинаны ясатсак, аны да  җиңеп, барыбыз да җиңел сулар идек”, - ди тәҗрибәле табиб. 
Язмыш Фәридә ханымга сынауларны күп биргән. Олы җанлы шәһәрдәшебез аларны лаеклы җиңеп, уңышка ирешкән. Бертуган энесенең хатыны вакытсыз якты дөньядан киткәч, ул 10 һәм 14 яшьлек үсмерләрнең әнисен алыштыра. Бу наркоманлык, төркемнәр оешкан чорга туры килә.  Фәридә Мөддәрисовна ул чакта нарколог булып эшли.  Эше гаять катлаулы булса да, балаларны чын кеше итеп тәрбияләүгә бар көчен куя ул. Вакыт узган саен үзенең дөрес юлда булуына, ире  белән туганының балаларын чын кеше итеп тәрбияләвенә, аларның бүгенге көндәге уңышларына сөенеп туя алмый. 
Алар турында сөйләгәндә Фәридә Мөдәррисовнаның күзләрендә бәхет нурлары балкый. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Балалар бүгенге көнгә кадәр Фәридә әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр. Илназ югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, бүгенге көндә хәрби булып эшли. Илүзә медицина көллиятендә укып, фармацевт һөнәрен алган. Бүгенге көндә гаиләсе белән Зәй районының Шөпкә авылында яши. Малайлары бар. 
“Татарстанның мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре” һәм башка бик күп мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Фәридә Шәрифуллина һәр көнгә сөенеп яши. Ул көн туган саен шатланып яраткан эшенә бара, биредә аны рәхмәтле авырулары, хезмәттәшләре көтә. Кичен ашкынып өенә, гаиләсе янына кайта. Хатын-кыз өчен моннан да зуррак бәхет булуы мөмкин дә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек

2
X