Шəhри Чаллы

Ак LADA - иң популяр машина!

Бу яңалык Русиядә автомобиль сату мәйданчыкларында белгечләр үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган. Респондентларның 70 проценты беренче автомобиле итеп үзебездә җитештерелгәнне алган булган, аларның 48 проценты тәүге тапкыр "ВАЗ" моделе руле артына утырган. Тикшеренүдә 3,7 меңнән артык кеше катнашкан.

Респондентларның 76 процентын ир-егетләр тәшкил итә. Сораштырылган кешеләрнең беренче автомобильләре 21-25 яшьтә барлыкка килгән, 31 процентыныкы 26-35 яшьтә алынган. 20 яшькә кадәр руль артына утыручыларның саны 26 процент, ә 36-50 яшьтә булганнар нибары 8 процент.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: