Академик Мезенцев – Чаллыда
"Эшлекле төшке аш"ның чираттагысы озак яшәү серләренә багышланды. Анда профессор, медицина фәннәре докторы, философия фәннәре Ауропа академиясе академигы Станислав Мезенцев чыгыш ясады. Мәскәүдән килгән кунак иртә картаю белән бәйле авырулар буенча профилактика чаралары системасын эшләгән кеше. Аның фикеренчә, мондый чирләр килеп чыкмасын өчен организмның 5 функциясе (туклану, сулыш алу, бүлеп...
"Эшлекле төшке аш"ның чираттагысы озак яшәү серләренә багышланды. Анда профессор, медицина фәннәре докторы, философия фәннәре Ауропа академиясе академигы Станислав Мезенцев чыгыш ясады.
Мәскәүдән килгән кунак иртә картаю белән бәйле авырулар буенча профилактика чаралары системасын эшләгән кеше. Аның фикеренчә, мондый чирләр килеп чыкмасын өчен организмның 5 функциясе (туклану, сулыш алу, бүлеп чыгару, организмны көйләү, хәрәкәт) төгәл эшләргә тиеш. "Һәр кеше үзенең сәламәтлегеннән чыгып, организмын тыңлап яшәргә өйрәнсә, сырхауларны җиңеп була", - диде ул.
"Сварог-Р" компаниясе директоры Владимир Романов исә чүпрәсез, онсыз пешерелгән ипинең файдасы турында сөйләде. Мондый икмәк продуктлары организмны файдалы матдәләр белән баета, шул ук вакытта зарарлыларыннан чистарта. Әлеге ризыкны Казан, Чаллы, Менделеевск шәһәрләрендә җитештерә башлаганнар инде. Америка һәм Калифорниядә бу ипине элита гына ашый, ди, чөнки ул кыйммәтле ризык. Татарстанда җитештерелә торган ипине исә теләгән һәркем ала ала. "Бу ипи шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары, ашказаны-эчәк, терәк-хәрәкәт системасы авырулары белән интегүчеләр өчен аеруча файдалы, диләр белгечләр.
Зөлфия ФОАТОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев