Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акча… суга салына

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, республика халкын сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүне тагын да яхшырту максатында зур бурычлар билгеләнде.

Саф су” төбәк проекты паспортында 2024 елга кадәр башкарыласы тәгаен чаралар бәян ителә. Документта билгеләнүенчә, проект кысаларында барлык шәһәр һәм авылларда яшәүчеләр кулланган су сыйфаты, су белән тәэмин итү системаларының хәвефсезлеге һәм төзеләчәк (реконструкцияләнәчәк) объектлар исемлеге әзерләнә.

“Саф су” проектын тормышка ашыру өчен 2021 елга кадәр 1,169 миллиард сум, шул исәптән быел 140,7 миллион сум финанс бүлү планлаштырылган.

Рәсми чыганакларга караганда, республика авылларында халыкны су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасы аша хезмәтләндерү дәрәҗәсе ел башында 87,6 процент тәшкил итә иде, ягъни авылларның 12,4 процентында суүткәргечләр юк. “Экология” федераль проекты кысаларында Башкортстанда кабул ителгән программа республика халкының өчтән бер өлеше яшәгән авылларда эчәр су белән тәэмин итү дәрәҗәсен тагын да яхшыртуга булышлык итәчәк.

Әлеге проблема шәһәрдә яшәүчеләрне дә борчый. Күрсәткеч зур түгел, әмма тизрәк хәл итүне сорый. Быелгы мәгълүматлар буенча, мәсәлән, шәһәрләрдә үзәкләштерелгән суүткәргечләр белән тәэмин ителеш 95,85 процент иде. Максат – 2024 елга аны 99 процентка җиткерү.

Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада “Саф су” программасын гамәлгә ашыру кысаларында үзәкләштерелгән үткәргеч аша саф су белән тәэмин итү норматив таләпләргә җавап бирмәгән шәһәр һәм районнар исемлеге әзерләнгән. Республика буенча шундый 29 объект төзү һәм ремонтлау күз уңында тотыла.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/akcha-suga-salyna/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев