Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акча тараталар

Инстаграм социаль челтәрендәге Гэтсби дигән кешенең битенә язылучылар бүген Казан урамнарында акча эзләп мәш килә. Әлеге кеше һәр кичне шәһәрнең ике урынында - нигездә паркларда акча яшерә дә, интернетка акчаның якынча кайда икәнен күрсәткән фото куя. Урынны танып алганнар шундук шунда таба торып чабалар. Гэтсби пыяла колбага акчаның үзен түгел,...

Инстаграм социаль челтәрендәге Гэтсби дигән кешенең битенә язылучылар бүген Казан урамнарында акча эзләп мәш килә. Әлеге кеше һәр кичне шәһәрнең ике урынында - нигездә паркларда акча яшерә дә, интернетка акчаның якынча кайда икәнен күрсәткән фото куя. Урынны танып алганнар шундук шунда таба торып чабалар. Гэтсби пыяла колбага акчаның үзен түгел, ә суммасы язылган кәгазьне сала. Тапкан кешеләр колбаны күрсәтеп фотога төшәләр һәм бу фотоны интернетка эләләр. Гэтсби аларның карталарына акча күчерә. Колбадагы акча суммасы - 100 сумнан 5000 сумга кадәр. Гэтсби әлегә битлеген салмады, ягъни үзенең кем икәнен әйтмәде. Акча таратуының максаты исә кичен халыкны өйләреннән паркларга һава суларга, күңел ачарга чыгару икән. Бу эшен ул шушы гамәлнең кызыгы беткәнче башкарачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X