Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акчага түгел, даруга өстенлек бирегез!

Көзләр җитсә, табиблар ташламалардан файдаланучы шәһәрдәшләребезгә "Акчага түгел, ташламалы даруларга өстенлек бирегез" дип мөрәҗәгать итәләр. Эш шунда ки, 2017 елның 1 октябренә кадәр социаль пакетка өстенлек бирәм яисә аннан баш тартам дип, яшәү урыны буенча пенсия фондына гариза бирергә кирәк.

Бүгенге көндә Чаллыда федераль ташламалардан файдаланучы 36.600 кеше яши. Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, сугыш инвалидлары, камалышта калган Ленинградта яшәүчеләр, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның тол калган хатыннары, барлык төркемдәге инвалидлар һәм башкалар бар.

Социаль хезмәтләр җыелмасы хәзерге вакытта 1048,97 сум тәшкил итә. Аның 807 сум 94 тиене дарулар, медицина әйберләренә тотыла. Санатор-курортларга юллама өчен 124,99 сум, дәвалау урынына тимер юл һәм шәһәр ара транспортта барып кайту өчен 116,04 сум акча каралган.

Социаль пакеттан быел баш тартып, киләсе елга да карарын үзгәртмәгән кешеләргә быел пенсия фондына барып йөрергә кирәкми.

"Мин шәһәрдәшләрнең социаль пакеттан баш тартмауларын сорар идем. Чөнки шикәр чире, яман шеш һәм башка авырулар килеп чыкса, аларны дәвалау бик кыйммәткә төшә. Ә ташламалардан файдаланучы гражданнарга дәүләт ярдәм итә. Еш кына безгә социаль пакеттан баш тарткан кешеләр, ташламалы дарулар алырга ярдәм итегез әле дип киләләр. Тик без аларга теләсәк тә ярдәм итә алмыйбыз. Шуңа күрә акча урынына социаль пакетка өстенлек бирсеннәр иде. Күпләр ташламалар алалмый интегәләр. Хөкүмәт биргән ярдәмнән гариза язып баш тартканчы, дәвалаучы табиб, туганнарыгыз белән киңәшләшегез. Чөнки сәламәтлегегез какшаса, беренче чиратта аларга мөрәҗәгать итәсез бит", - ди 4нче шифаханәнең баш табиб урынбасары Гөлсәрия Абдуллина.

Федераль ташламалардан файдаланучы быел акча алып, киләсе елда дарулар алырга теләсә, 1 октябрьгә кадәр яшәү урыны буенча пенсия фондына барып, социаль пакетны алуны үзгәртүне сорап, гариза язарга тиеш. Социаль пакеттан баш тарткан кешеләр исә ел буена даруларны, санатор-курортларга юлламаны һәм билетларны үз хисапларына алачаклар. Шуңа күрә гариза язганчы, "Җиде кат үлчә, бер кат кис!" дигән татар халык мәкален истә тотарга кирәк.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев