Шəhри Чаллы

­Ак­чам­ны кай­та­рып бу­лы­ры­на ышан­мыйм

Дө­рес, фи­нанс пи­ра­ми­да­ла­ры­на ба­шын­да ук ке­реп, мил­ли­он­нар эш­ләп, ва­кы­тын­да чы­гып өл­гер­гән ке­ше­ләр дә бар. Ан­дый­лар күп тү­гел. Га­дәт­тә күп­ләр зур югал­ту­лар­га ду­чар бу­ла.

Хә­зер ин­тер­нет­та һәм ха­лык ара­сын­да ике те­ма ае­ру­ча по­пу­ляр­лаш­ты. Кор­но­ви­рус­ка кар­шы вак­ци­на һәм фи­нанс пи­ра­ми­да­ла­ры. Икен­че­лә­ре­нең са­ны 250 ти­рә­се. Пан­де­мия ва­кы­тын­да арт­ты ди бел­геч­ләр.  Исем­нә­ре төр­ле бул­са да, мак­сат­ла­ры бер: бер­кат­лы ке­ше­ләр­дән ак­ча керт­те­реп, ба­еп ка­лыр­га өмет­лән­де­рү. Га­дәт­тә алар 3 ел­га якын эш­ли, ябы­ла һәм ан­на­ры кер­тем­че­лә­ре­нә тү­лә­ми баш­лый­лар. Чи­рат “Ан­та­рес” һәм “Фи­ни­ко” ком­па­ни­я­лә­ре­нә җит­те. Зы­ян кү­рү­че­ләр ара­сын­да мил­ли­он­ла­ган сум­на­рын­нан ко­лак ка­гу­чы­лар, кас­са­да яту­чы ар­тык ак­ча­ла­ры бул­ган бай ке­ше­ләр, фи­нанс проб­ле­ма­ла­ры бе­лән оч­ра­шып, алар­ны шу­шы юл бе­лән хәл итәр­гә ом­ты­лу­чы­лар, ми­нем ке­бек бә­хет­лә­рен сы­нап ка­рар­га ке­рү­че­ләр дә бар.

Кыз­га­ныч, бу плат­фор­ма­лар­га ка­ра көн­гә дип сак­лап тор­ган соң­гы ак­ча­ла­рын са­лу­чы­лар­дан тыш, бу­рыч­ка яки кре­дит­ка ак­ча алып ке­рү­че­ләр дә күп. Чөн­ки фи­нанс пи­ра­ми­да­ла­ры кли­ент­ла­ры­на керт­кән ак­ча­ла­рын­нан юга­ры про­цент­лар, ма­ши­на, хәт­та фа­тир ипо­те­ка­сын ябар­га вәгъ­дә итә­ләр.

Дө­рес,  фи­нанс пи­ра­ми­да­ла­ры­на ба­шын­да ук ке­реп, мил­ли­он­нар эш­ләп, ва­кы­тын­да чы­гып өл­гер­гән ке­ше­ләр дә бар. Ан­дый­лар күп тү­гел. Га­дәт­тә күп­ләр зур югал­ту­лар­га ду­чар бу­ла.

2019 ел­да оеш­кан “Фи­ни­ко”  ха­лык­ка зур та­быш­лар вәгъ­дә ит­те. Ав­то­мо­биль­ләр яки кү­чем­сез ми­лек­не үз бә­я­се­нең 35%ын гы­на тү­ләп алу про­ек­ты бе­лән дә кы­зык­тыр­ды.

Уз­ган ат­на­да “Фи­ни­ко” ның кер­тем­че­лә­ре тү­лә­ү­ләр­нең тук­та­ты­лу­ын ише­теп, ха­фа­га кал­ды. Аны оеш­ты­ру­чы­лар­ның бер­се Ки­рил До­ро­нин ин­с­таг­рам­да плат­фор­ма бе­лән ида­рә­не югал­ту­ын бел­дер­де һәм мо­ның өчен ком­па­ни­я­не оеш­ты­ру­чы­лар Ма­рат Са­би­ров, Эд­вард Са­би­ров һәм Зыг­мунт Зыг­мун­то­вич­ны га­еп­лә­де. Янә­се, ха­лык сал­ган бар­лык ак­ча­лар алар ка­ра­ма­гын­да. Ки­рилл До­ро­нин әй­тү­ен­чә, бү­ген­ге көн­дә аңа, ак­ча­ла­рын ки­ре кай­та­ру­ны со­рап, 500 мең ке­ше­дән га­ри­за кер­гән.  Хә­зер ул ак­ча­ла­рын югалт­кан кер­тем­че­ләр­гә тү­ли баш­лау өчен яңа про­ект ачар­га җы­е­ну­ын хә­бәр ит­те.  Аңар­дан соң со­ци­аль чел­тәр­ләр аша Ма­рат Са­би­ров, Эд­вард Са­би­ров һәм Зыг­мунт Зыг­мун­то­вич та ха­лык бе­лән аң­лаш­ты. Алар бө­тен ак­ча­лар­ны июль ба­шын­да ук До­ро­нин сче­ты­на кү­че­рү­лә­ре ту­рын­да әйт­те. Шу­лай итеп оеш­тур­чы­лар ха­лык бе­лән уй­ный баш­ла­ды...

“Фи­ни­ко”­ның бар­лык чат­ла­рын­да сөй­лә­шү­ләр ба­ра. Ки­рилл До­ро­нин соң­гы ай­лар­да ак­ча кер­түч­ләр­гә, яңа схе­ма бу­ен­ча,  де­по­зит­ның 10%ын кай­та­рам дип вәгъ­дә бир­де. Кай­бе­рә­ү­ләр тү­лә­ү­ләр баш­лан­ды дип тә яза­лар. Ми­нем та­ныш­ла­рым ара­сын­да ак­ча­ла­рын ки­ре алу­чы­лар әле­гә юк, әм­ма ба­ры­быз да кө­тә­без. Тү­лә­ү­ләр бе­рен­че бу­лып соң­гы биш ай­да ак­ча кер­тү­че­ләр­гә би­ре­лә­чәк, ди­ләр. Без ба­ры­быз да шул ка­те­го­ри­я­гә ке­рә­без.  До­ро­нин  әй­тү­ен­чә, ак­ча­лар яр­ты ел эчен­дә ки­ре кай­та­ры­ла­чак. 

Шу­ны­сы көн ке­бек ачык: фи­нанс пи­ра­ми­да­ла­ры­на бай­лар банк­та­гы ар­тык ак­ча­сы бе­лән кер­сә, ак­ча эш­ли ала. Фа­тир, ма­ши­на са­тып, кре­дит­лар алып мон­дый адым­га ба­ру – ах­мак­лык. Ин­с­таг­рам һәм баш­ка со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә ос­таз­лар­ның ма­тур тор­мыш күр­сә­тү­лә­ре­нә ыша­ныр­га тү­гел, үзең­нең мөм­кин­лек­лә­рең­не бар­лап, аек акыл бе­лән эш итәр­гә ки­рәк.

Ак­ча­ны югалт­кач, по­ли­ци­я­гә мө­рә­җә­гать итү дә ах­мак­лык­тыр дип уй­лыйм. Бе­рен­че­дән, без ком­па­ни­я­гә ак­ча сал­ган ва­кыт­та бер­нин­ди ки­ле­шү дә ту­тыр­ма­дык. Он­лайн ки­ле­шү бар ин­де аны­сы. Лә­кин ан­да ачык­тан-ачык мо­ның он­лайн-уен икән­ле­ге языл­ган. Ул по­ли­ция дә очы­на чы­га ал­мас­лык, җи­на­ять эше ача ал­мас­лык итеп тө­зел­гән ки­ле­шү. Икен­че­дән, мо­ңа бер­кем­не дә ку­лын­нан то­тып, мәҗ­бүр ит­мә­де­ләр, үзе­без ирек­ле һәм аң­лы рә­веш­тә җи­ңел ге­нә ак­ча эш­ләр­гә хы­ял­лан­дык. Ми­нем­чә, мон­дый пи­ра­ми­да­лар  кри­зис чо­рын­да та­гын бар­лык­ка ки­лә­чәк әле.  Хез­мәт хак­ла­ры аз.  Ә ба­ры­быз­ның да ма­тур итеп яши­се, чит ил­ләр­дә ял итә­се, кыйм­мәт­ле ма­ши­на­лар­да да йө­ри­се ки­лә. Фи­нанс пи­ра­ми­да­ла­ры ха­лык­ка  нәкъ шу­лар­ны вәгъ­дә итә бит!

“Фи­ни­ко” ком­па­ни­я­се эш­чән­ле­ген тук­тат­кач, зы­ян кү­рү­че­ләр оеш­ты­ру­чы­лар­ны җа­вап­ка тар­ту­ны та­ләп итеп пе­ти­ция яз­ды,  хо­кук­ла­рын як­лау­ны со­рап РФ Пре­зи­ден­ты­на,  юрист­лар­га мө­рә­җә­гать ит­те. Ә бит кер­тем­че­ләр­нең ком­па­ния бе­лән ки­ле­шү­лә­ре дә юк. Плат­фор­ма­ны оеш­ты­ру­чы­лар бер­нин­ди җа­вап­лы­лык та тот­мый.

Мә­сә­лән, “Фи­ни­ко”  ки­ле­шү­ен­дә ха­лык керт­кән ак­ча­га уен ва­лю­та­сы са­тып алы­на. Ак­ча ак­ци­я­ләр, ма­ши­на­лар һәм кү­чем­сез ми­лек са­тып алу бе­лән ими­та­ци­я­лә­нә. “Әл­бәт­тә, зы­ян күр­гән ке­ше по­ли­ци­я­гә га­ри­за яза ала. Оеш­ты­ру­чы­лар­ны та­бып, алар­ның ха­лык­тан җы­ел­ган ак­ча­ла­рын ни­гез­сез баю дип та­ба­лар икән, җа­вап­лы­лык­ка тар­тыр­га мөм­кин­нәр. Әм­ма алар­ны та­бып, чын­нан да за­кон­сыз эш бе­лән шө­гыль­лә­нү­лә­рен рас­лау бик авыр”, - ди юрист Ре­зи­дә Аху­но­ва.

20 мең ге­нә ак­ча­сын югалт­кан ке­ше бу­ла­рак, җи­ңел ге­нә ба­е­га ом­ты­лып, бул­ган ми­лек­не югал­ту мөм­кин­ле­ген ис­тән чы­гар­мас­ка ки­ңәш итәм. Мон­дый шик­ле ком­па­ни­я­ләр бе­лән бәй­лән­гән­че, РФ Үзәк бан­кы­ның рәс­ми сай­ты­на ке­реп, ли­цен­зи­я­лә­рен  ка­рар­га, ки­ле­шү­не  җен­тек­ләп өй­рә­нер­гә, аң­ла­ма­ган оч­рак­та, бел­геч­ләр­гә мө­рә­җә­гать итәр­гә ки­рәк. Ак­ча­гыз­ның югат­кан­сыз икән, ха­фа­лан­ма­гыз, чөн­ки сә­ла­мәт­лек ба­рын­да, кы­ен­лык­лар­ны җи­ңәр­гә бу­ла. Ал­ла­һы Тә­га­лә, адәм­нәр­гә кү­тә­рә ал­мас­лык кы­ен­лык­лар бир­мим ди­гән бит. Са­быр һәм тү­зем бу­лып, хә­лең­нән ки­лер­лек эш­ләр­не баш­ка­рыр­га, бул­га­ны­на шө­кер итеп яшәр­гә өй­рә­нер­гә ки­рәк.

Ил­дус Рә­ши­тов:

-  Ми­не “Ав­то” прог­рам­ма­сы җә­леп ит­те: ма­ши­на бә­я­се­нең 35%ын гы­на тү­ли­сең, ә кал­га­нын ай са­ен “Фи­ни­ко” ябып ба­ра ди­де бер та­ны­шым. Мин Ал­лаһ­ка шө­кер, яңа ма­ши­на­лы бу­лып кал­дым. Мин­нән кү­реп бер та­ны­шым 500 мең сум кре­дит алып, ком­па­ни­я­гә сал­ды. Ма­ши­на­сы ав­густ аен­да кай­тыр­га ти­еш иде...  Чал­лы­да бер ке­ше 8 мил­ли­он­лык кот­тед­жын са­тып, ак­ча­сын шун­да сал­га­нын бе­ләм.  Ул да отыл­ды.

Га­лия Са­би­то­ва:

- Ту­га­ным шун­дый ике ком­па­ни­я­гә ак­ча са­лып, ма­ши­на­сын яңарт­кач, 20 мең сум­ны ике тап­кыр арт­ты­рам дип 4 ай­га сал­ган идем. Без­нең га­и­лә­гә җи­ңел кер­гән ак­ча ки­леш­ми, шу­ңа кү­рә ак­ча­ны сал­дым да, оныт­тым. “Фи­ни­ко” тү­лә­ү­ләр­не тук­тат­кан ди­гән хә­бәр­не ишет­кәч тә ар­тык бор­чыл­ма­дым. Бу ком­па­ни­я­нең авы­ру ба­ла­лар­га, өл­кән­нәр­гә яр­дәм итү про­ект­ла­ры бар бит. Мох­таҗ­лар­ның хә­лен ях­шыр­ту­га өлеш керт­тем, Ал­лаһ ра­зый бул­сын. Ә ме­нә ми­не кыс­та­ган кыз со­ци­аль ипо­те­ка­да фа­ти­ры бул­ган өс­те­нә, та­гын мил­ли­он сум­нан ар­тык кре­дит һәм  әти­се­нең за­пас ак­ча­сын да сал­ган иде. Та­гын бер та­ны­шым, ту­га­ны исе­ме­нә кре­дит алып 349 мең сум ак­ча керт­те. “Фа­тир өчен кре­дит тү­ләп ары­дым, тиз­рәк ко­ты­ла­сы ки­лә”, - ди­гән иде ул.

Гө­лү­сә Ша­ки­ро­ва:

- Бө­тен та­ныш-бе­леш ин­вес­ти­ция ди­гән бу­лып, пи­ра­ми­да­лар­га ке­реп кит­кәч, мин дә за­пас­та­гы 600 мең сум ак­чам­ны арт­ты­рам дип,  кер­гән идем. Ай са­ен 35% кер­тер­гә хы­ял­лан­ган идем. Кыз­га­ныч, бер ти­е­нен дә ки­ре чы­га­ра ал­ма­дым. Бир­жа­да “Фи­ни­ко”­ның эч­ке ва­лю­та­сы- то­кен­ның бә­я­се төш­те  дә, ак­чам­ны та­гын бер ай­га кал­ды­рыр­га бул­дым. Чы­гар­сам, ми­ңа бер фай­да­сы да бул­мый, 150 мең уры­ны­на 100 мең ге­нә ала­чак­мын дип уй­ла­дым. Ә хә­зер үке­нәм, шул ак­ча­ны бул­са да, чы­га­ра­сы кал­ган. Мо­ңа ка­дәр “Кеш­бе­ри” ди­гә­нен­дә ак­ча “ян­дыр­ган” идек. Кем­гә­дер бу тор­мыш­та ба­ры­сы да җи­ңел би­ре­лә. Бер дус­тым “Фи­ни­ко”­га ике ел элек, ком­па­ния ачыл­ган ва­кыт­та  ке­реп, әл­лә ни­ка­дәр ак­ча отып,  кыйм­мәт­ле ма­ши­на алып куй­ды. Ха­ты­ны­на “Ав­то” ип­ро­ект бу­ен­ча ма­ши­на ал­ган­нар иде, “Фи­ни­ко” дүрт аен гы­на тү­лә­де. Кал­ган кре­дит­ла­рын  хә­зер эш­ләп тү­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк. “Фи­ни­ко”­ның әл­лә нин­ди прог­рам­ма­ла­ры бар.  Ак­чаң­ны ике тап­кыр арт­ты­ра тор­ган прог­рам­ма­сы да бар. Бер та­ны­шым 400 мең сал­ган иде, дүрт ай­дан соң аны 800 мең итеп чы­гар­ды. Без­гә җи­ңел ге­нә ак­ча кил­ми. Мон­дый уен­нар­да уй­на­ма­гыз дип, ба­ла­ла­ры­ма ва­сы­ять итеп кал­ды­рам.

Гө­ли­нә Аги­е­ва:

- Мин  бер тап­кыр шун­дый ком­па­ни­я­гә ке­реп ал­дан­дым. Хә­зер мил­ли­он­нар­га кы­зы­гып, бар ак­ча­мын юк­ка са­рыф ит­мим.  Бу ло­хот­рон­ның ахы­ры ирем­нең ту­ган­на­ры өчен фа­җи­гә бе­лән тә­мам­лан­ды. Бер ту­ган­на­ры банк­тан кре­дит­лар алып, ком­па­ни­я­гә шак­тый күп ак­ча керт­кән иде. Пи­ра­ми­да җи­ме­ре­леп аз гы­на ва­кыт узу­га, йө­рәк өя­нә­ге бе­лән ва­фат бул­ды. Йө­рәк авыр­туы бе­лән үл­гәч, кре­дит­ның ими­ни­ят ак­ча­ла­ры тү­лән­ми икән. Әни­се өч ел улы­ның кре­ди­тын тү­лә­де.

Зөл­фәт Мө­сәлл­ә­мов:

- Ин­вес­ти­ция  - ул керт­кән ак­ча­ны чы­га­ру тү­гел. Әй­тик, син 100 мең сум керт­сәң, ул про­цент рә­ве­шен­дә үзе­ңә 100 көн­дә кай­тыр­га мөм­кин. 4нче ай­да шул 100 мең сум­нан си­ңа 28 000-30 000 сум та­быш ки­лә. Ком­па­ния ябыл­ган­чы шу­лай ак­ча эш­ли­сең. Ми­нем та­ныш­ла­рым ара­сын­да күп ак­ча кер­теп, ай са­ен зур сум­ма­да та­быш алу­чы­лар да бар. Мин үзем ки­те­реп бир­гән­не кө­теп тор­мыйм, төр­ле­чә ак­ча эш­ләр­гә ты­ры­шам. Теп­ло­ход­та дөнья ти­рә­ли сә­я­хәт итәр өчен  1000 дол­лар сал­ган идем. Пан­де­мия ар­ка­сын­да бу про­ект эшен тук­та­ты. Мин 1000 дол­ла­рым­ны югалт­тым. Әм­ма мо­ңа ар­тык бор­чыл­мыйм. Ак­ча эш­ләү ул һәр­ва­кыт “риск”: йә ота­сың, йә оты­ла­сың. Бу эш­кә өй­рә­неп, уй­лап алы­ныр­га ки­рәк­

 

Ә­ле­ге яз­ма­ны тә­мам­лар ал­дын­нан чат­ка Аси­я­дән смс хә­бәр кил­де. “Мин 2 мил­ли­он кре­дит ал­дым һәм бер ай элек “Фи­ни­ко”­га сал­дым. Бер ти­ен дә ак­ча ал­ма­дым. Ике ба­ла һәм зур сум­ма­да­гы кре­дит бе­лән кал­дым. Ирем бел­сә, үте­рә”, - дип яз­ган ул.

Га­и­лә кор­ган­сың икән, мон­дый ах­мак­лык эш­ләр ал­дын­нан ирең, ту­ган­на­рың бе­лән ки­ңә­шер­гә ки­рәк­тер. “Фи­ни­ко” ак­ча­ны кай­та­ра баш­ла­ган икән ди­гән хә­бәр та­рал­гач, мо­шен­ник­лар да ак­тив­лаш­ты. Бер­ни­чә ке­ше­гә шал­ты­ра­тып, банк кар­та­сы но­ме­рын әй­те­гез, тиз­дән де­по­зит­та­гы ак­ча­гыз­ны кү­че­рә­без ди­гән­нәр. Мәгъ­лүм бул­га­ча, РФ Пре­зи­ден­ты Вла­ди­мир Пу­тин 18 яшь­кә ка­дәр­ге ба­ла­лар­га та­гын 10ар мең сум по­со­бия би­рү ту­рын­да ка­рар ка­бул ит­те. Мо­ны да үз мак­сат­ла­рын­да фай­да­ла­ныр­га те­лә­ү­че­ләр бар. Хез­мәт­тә­ше­без­гә: “Тү­ләү өчен Аль­фа банк кар­та­сын кү­рә­сә­те­гез: дә­ү­ләт­тән – 10 000 сум ала­сыз, ә без 1000 сум һәм ко­ро­на­ви­рус­тан ими­ни­ят­ләш­те­рү өс­ти­без” ди­гән хә­бәр җи­бәр­гән­нәр. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без­нең җи­ңел ге­нә ак­ча эш­ләр­гә ом­ты­лыш­лар­ның ая­ныч нә­ти­җә­лә­рен­нән гыйб­рәт алыйк, мон­дый ять­мә­ләр­гә эләк­мик!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: