Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Акчаңнан колак какмыйм дисәң – уяу бул!

Бүгенге көндә дә финанс пирамидаларының кабат баш калкытуы күзәтелә. Телевидение аркылы ачыктан-ачык үзләре турында кычкырып тормасалар да, басма матбугат чараларында аларның эшчәнлеге турындагы мәгълүмат табарга була. Интернетта исә мондый оешмалар үзләрен судагы балык кебек хис итә. Чөнки биредә алар артыннан күзәтү, эзләренә төшү күпкә авыррак. ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат...

Бүгенге көндә дә финанс пирамидаларының кабат баш калкытуы күзәтелә. Телевидение аркылы ачыктан-ачык үзләре турында кычкырып тормасалар да, басма матбугат чараларында аларның эшчәнлеге турындагы мәгълүмат табарга була. Интернетта исә мондый оешмалар үзләрен судагы балык кебек хис итә. Чөнки биредә алар артыннан күзәтү, эзләренә төшү күпкә авыррак.

ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин әйтүенчә, республикада 300ләп микрофинанс оешмасы, 150ләп кулланучы кооперативы бар. 2014 елда Татарстанда финанс пирамидалары эшчәнлегеннән 3,5 мең кеше 500 миллион сумга зыян күргән, 14 җинаять эше кузгатылган. Ләкин зыян күрүчеләрнең берсе дә акчаларының тиенен дә кире кайтара алмаган. Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, 1,5 меңгә, 70 миллион сумга да төп башына утырткан оешмалар бар. Идель буе федераль округы төбәкләре буенча Татарстан финанс пирамидалары саны ягыннан беренчелектә.

Әлеге намуссыз оешмалар тозагына килеп капмас өчен нишләргә соң? Белгечләр әйтүенчә, аларны берничә билге буенча танырга мөмкин. Россия банкы сайтында да бу хакта мәгълүмат табарга була. Әйтик, сезгә банк кертемнәре ставкаларыннан да югарырак табыш алуны, үзегез белән әлеге финанс оешмасына туганнарыгызны, дусларыгыз, таныш-белешләрегезне алып килергә чакыралар һәм моның өчен акчалата бүләкләү вәгъдә итәләр икән, алдыгызда чып-чын финанс пирамидасы. Моннан кала финанс пирамидаларында нинди дә булса семинарда, укыту чарасында катнашу өчен, шулай ук автомобиль, җир участогы, фатир ише кыйммәтле әйберләрне ташламалы бәядән сатып алу өчен программада катнашып, әлеге әйберләрнең бар булган бәясенең 5-20 процентын түләп куярга да тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Шуны белеп торырга кирәк - мондый оешмаларның акча җәлеп итү, акча белән эшләү өчен Россия Банкы лицензиясе юк. Кызыксынучылар бу хакта тулырак www.cbr.ru Россия Банкы сайтында укый алалар. Үзегезне алдатмагыз, сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев