Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аккредитацияләнгән журналистлар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздыра торган чаралар турындагы мәгълүматны оператив тарату өчен махсус WhatsApp төркеменә кертеләчәк

Авыл хуҗалыгы министрлыгы журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2021 елга министрлык каршындагы журналистларны даими аккредитацияләүне игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аккредитацияләнгән журналистлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы уздыра торган чаралар турындагы мәгълүматны оператив рәвештә тарату өчен махсус WhatsApp төркеменә кертеләчәк.

Милек рәвешләренә һәм гамәлгә куючылар составына бәйсез рәвештә, барлык массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, шул исәптән чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары аккредитацияләнергә мөмкин. Чит ил массакүләм мәгълүмат чарасы журналистын аккредитацияләү өчен аның аккредитациясе Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы каршында аккредитацияләнгән булырга тиеш.

Аккредитацияләүгә гаризалар press-mshp@yandex.ru почтасы аша 20 гыйнварга кадәр кабул ителә. Гаризада журналистның фамилиясе, исеме, атасының исеме, аның вазифасы, эш һәм мобиль телефоннары, электрон почта адресы, массакүләм мәгълүмат чарасының тулы исеме, массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турында таныклыкның датасы һәм номеры күрсәтелә.

Аккредитацияләнгән журналистлар министрлыкның массакүләм мәгълүмат чаралары өчен ачык чараларында катнашырга, чара турында рәсми документларның (көн тәртибе, пресс-релизлар, мәгълүмати-белешмә, статистик, аналитик һәм башка материаллар) күчермәләрен алырга хокуклы.

Бу журналистлар чара регламентын үтәргә һәм аның барышына тыкшынмаска, әгәр ул массакүләм мәгълүмат чарасы өчен махсус оештырылмаган булса, чарада катнашучылар эшчәнлегенә каршылык тудырмаска, үзенең һөнәри эшчәнлеген гамәлгә ашырганда министрлык эшчәнлеге турында дөреслеккә туры килми торган белешмәләр таратмаска тиеш, диелә бу хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев