Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Актаныш районында бер ир-ат балык ятьмәсенә чорналып батып үлә

Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Актаныш районында балыкчы, көймәсе әйләнеп, балык ятьмәсенә чорналsg батып үлә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Бүген иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Карт авылы янындагы Карманчы буасының ярындан ерак түгел өлешендә бер кеше гәүдәсе табылуы турында...

Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Актаныш районында балыкчы, көймәсе әйләнеп, балык ятьмәсенә чорналsg батып үлә. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

Бүген иртән, 112 бердәм ашыгыч ярдәм чакыру номерына Карт авылы янындагы Карманчы буасының ярындан ерак түгел өлешендә бер кеше гәүдәсе табылуы турында хәбәр килеп ирешә.

Вакыйга урынына килгән коткаручылар судан Карт авылында яшәгән 35 яшьлек ирнең гәүдәсен чыгарып, Актаныш районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә тапшыра.

Беренчел мәгълүматлар буенча, алдагы көнне кичен ир-ат буада резин көймәдә балык тота. Ниндидер мизгелдә, көймә әйләнеп, ир ятьмәгә чорнала. Аннан чыга алмыйча, ул батып үлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев