Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Активистлар шәһәребезнең яр буйларын чүп-чардан арындырды.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәтенең Чаллы бүлеге активистлары шәһәребезнең яр буйларын чүп-чардан арындырды.


20 июньдә, шәһәркүләм Яшьләр көненә әзерлек уңаеннан хәрәкәтнең Чаллы активистлары шимбә өмәсе ясады. Яшьләр көне шәһәрдә 27 июньдә уза.

- Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 2015 елны Парк һәм скверлар, ә киләсе 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан итте. Президентыбыз әйтмешли, табигый зоналар һәркемгә ачык ял урыны булырга тиеш. Республика лидерының инициативасын хуплап, хәрәкәт активистлары шәһәр яр буен тәртипкә китерергә булды, - дип сөйләде "Президент белән бергә" республика хәрәкәтенең җирле бүлеге координаторы Рафаэль Вәлиев.

Әлеге акция атна саен берничә иҗтимагый оешма белән берлектә төрле урыннарда үткәрелә. "Президент белән бергә" хәрәкәте шәһәр халкын тирә-якны чистарту максатыннан әлеге акцияләрдә катнышырга чакырып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X