Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Акварель-2021" чәчәкләр фестивале шәһәрдә 29-30 август көннәрендә уздырылачак

Күп еллар дәвамында чәчәкләр фестивале Республика көне һәм Шәһәр көне уңаеннан уздырыла.

Быел «Акварель-2021» фестивале Чаллы каласында ике көн дәвамында - 29 һәм 30 августта уздырылачак. Бәйрәм сәгать 10:00дә башлана. Чәчәкле фигуралар Чулман проспектыннан Раскольников урамына кадәрге участокта, шулай ук Хәсән Туфан проспектында урнашачак. Килүчеләр өчен чәчәкле-декоратив үсемлекләрне сату-ярминкәсе дә оештырылачак.
Әлеге ике көн дәвамында биредә шулай ук «Осталар шәһәре» Бөтенроссия халык-сәнгать һөнәрләре фестивале кысаларында тематик күргәзмәләр, мастер-класслар узачак.
«Акварель-2021» фестивале нәтиҗәләрен ясау, катнашучыларны бүләкләү һәм бәйрәм концерты 30 августта 14:00 сәгатьтә Яр буе паркының кече мәйданында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль