Шəhри Чаллы

Алабуга мэры билгеле булды

Аны депутатлар бертавыштан сайладылар

Бүген Алабуга мэры итеп моңарчы шәһәр дәвамында Башкарма комитет җитәкчесе булып эшләгән Рөстәм Нуриев сайланды. Сайлаулар яңа сайланган шәһәр Советының беренче сессиясе кысаларында узды. Нуриев кандидатурасы өчен депутатлар бертавыштан тавыш бирделәр.

Рөстәм Нуриев узган ел ТР Дәүләт Советына сайлану белән бәйле рәвештә (хәзер Федерация Советында) эштән киткән Геннадий Емельяновны алыштырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: