Җәмәгать транспортына 183, 5 млн сум дотация бирәләр
Яңалыклар тасмасы

Җәмәгать транспортына 183, 5 млн сум дотация бирәләр

Чаллыда депутатлар шундый карар кабул итте.

Шәһәр Советы сессиясендә депутатлар бюджетка өстәмә табышны бүлделәр. 183,5 млн сум күләмендә җәмәгать транспортына дотациягә юнәлтелде. Шәһәр бюджетының 2026 елга яңа параметрлары түбәндәгечә булды: керемнәр – 26,7 млрд, чыгымнар – 27,3 млрд сум күләмендә расланды. «Дефицит 621,2 млн сум тәшкил итәчәк», – диде башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы Светлана Мулюкова.

Мэр Наил Мәгъдиев билгеләп үткәнчә, әлегә бюджет дефициты юк, һәм бүген мөһим социаль бурычларга 2025 елгы нәтиҗәләр буенча эшләп алынган өстәмә акчалар  бирелә. Мондый бурычлар арасында – СВО катнашучыларының балаларын бушлай туклану һәм балалар бакчаларына йөрү белән тәэмин итү, автобуслар сатып алу өчен лизинг түләүләре һәм җәмәгать транспортына дотация.

«Өстәмә табышлар хисабына 1,3 млрд сумны шәһәр транспортының нормаль эшләвенә юнәлтәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итмәсәк, җәмәгать транспортына... Без акча өстендә утырмыйбыз. 2 миллиардтан артык акча булса, без аны кирәк булганга сарыф иттек Бюджет үтәлеше киеренке бара, ләкин финанс елы тәмамланганчы, нинди калдыклар булачагын әйтә алмыйбы», – диде мэр. 
 


акча бюджет

Нет комментариев