Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алабугада мөселманнар арасында VI республикакүләм спорт ярышлары узды.

Барлык җиңүчеләргә Алабуга мөхтәсибәте исеменнән мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды

Алабуга районының Хлыстово авылында урнашкан спорт үзәгендә алтынчы тапкыр мөселман яшьләре арасында мөхтәсибәт призларына спартакиада узды. Бәйгедә республиканың 10 районыннан 120 кеше катнашты. Бу хакта Татарстанның Диния нәзарәте хәбәр итә.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Чарада шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнаштылар.

Ел саен үткәрелә торган ярышлар 4 төр: гер күтәрү, кул көрәше, командалар арасында мини-футбол һәм аркан тартышу буенча оештырылды. Чараныңтөп максаты булып танышу, кардәшлек җепләрен ныгыту, мөселманнарны арасында үзара тәҗрибә уртаклашу тора.

Барлык җиңүчеләргә Алабуга мөхтәсибәте исеменнән мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев