“Альбатрос” ачыла
"Гренада" паркындагы "Альбатрос" бассейны яңа елның февраль аенда теләгән кешеләрне кабул итә башлый. Бүгенге көндә биредә куркынычсызлык баскычларын кую эшләре алып барыла. Әлеге спорт корылмасы, Казанда спортның су төрләре буенча чемпионат узгач, Чаллыга бирелде.
Ул беренче чиратта профессионал спортчылар өчен төзелгән иде. Яңа корылма узган елның 1 сентябрендә рәсми төстә ачылган иде. Бассейн зур һәм тирән. Анда берюлы спортчылар да, йөзәргә яратучылар да шөгыльләнә ала. Моннан тыш, 2017 елда "коры йөзү" залы да төзеләчәк. Бирәдә спортчылар бассейннан тыш, күнекмәләр ясый алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев