Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алда – чираттагы ярышлар

Россия автоспортының легендар командасы "КАМАЗ-Мастер" чираттагы ярышларга әзерләнә. Команданың капитаны, "Дакар" раллиеның күп тапкырлар җиңүчесе Владимир Чагин "Дакар-2015" һәм Africa Eco Race ярышлары турында сөйләде. "Дакар-2015"тә дүрт экипаж катнаша. Беренче экипажда - пилот Эдуард Николаев, штурман - Евгений Яковлев, механик - Владимир Рыбаков; икенчесендә - пилот Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев,...

Россия автоспортының легендар командасы "КАМАЗ-Мастер" чираттагы ярышларга әзерләнә. Команданың капитаны, "Дакар" раллиеның күп тапкырлар җиңүчесе Владимир Чагин "Дакар-2015" һәм Africa Eco Race ярышлары турында сөйләде.

"Дакар-2015"тә дүрт экипаж катнаша. Беренче экипажда - пилот Эдуард Николаев, штурман - Евгений Яковлев, механик - Владимир Рыбаков; икенчесендә - пилот Айрат Мәрдиев, Айдар Беляев, Дмитрий Свистунов; өченчесендә - пилот Андрей Каргинов, Андрей Мокеев, Айрат Исрафилов; дүртенчесендә пилот Дмитрий Сотников, Игорь Девяткин, Андрей Аферин чыгыш ясый.

Легендар раллига старт 2015 елның 4 январенда Буэнос-Айреста бирелә. Ярыш маршруты Аргентина, Чили һәм Боливия территорияләре аша үтә. Бу юлы "Дакар"ны оештыручылар өстәмә сынау әзерләгәннәр - соңгы этап алдындагы ярыштан соң, ял көне алдыннан ярышта катнашучылар аерым бивуакта калдырыла. Аларга командаларның механиклары берничек тә ярдәм итә алмый. Бу көнне механикларның ярдәме тыела. Кирәк булганда, техниканы экипаж вәкилләре фәкать үзләре төзәтергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X