Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алдагы ике көндә көчле яңгырлар һәм югары тизлектәге җил-гарасат көтелә

Республикабызның әйләнә-тирә гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе һава шартларының тагы да начарлануы хакында хәбәр таратты. 21 сентябрдә төнлә белән томан төшәчәк, ә инде көндез көчле койма яңгыр явуы көтелә, җил вакыты белән секундына 15-17 метрга җитеп исәргә мөмкин. 22 се көнне төнлә һәм көндез бик көчле яңгырлар, шулай ук яшен, күк...

Республикабызның әйләнә-тирә гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе һава шартларының тагы да начарлануы хакында хәбәр таратты.

21 сентябрдә төнлә белән томан төшәчәк, ә инде көндез көчле койма яңгыр явуы көтелә, җил вакыты белән секундына 15-17 метрга җитеп исәргә мөмкин.

22 се көнне төнлә һәм көндез бик көчле яңгырлар, шулай ук яшен, күк күкерәү булыр, дип фараз ителә. Җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк.

Бу көннәрдә ерак юлларга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X