Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алдакчы кояшка алдатмыйк!

Яз җитте! Димәк, баштан бүрекләр төште, бияләйләр иң соңгы тартмага кереп урнаштылар. Без сөенәбез, безгә карап кояш, табигать сөенә, менә ничек шәп! Бар да яхшы кебек, тик, белгечләр әйтүенчә, яз көне кешенең авыруларга бик тиз бирешә торган чагы. Тышта кояш көлгәндә, юрганга төренеп, тәрәзәдән карап утырмас өчен нишләргә кирәк икән...

Яз җитте! Димәк, баштан бүрекләр төште, бияләйләр иң соңгы тартмага кереп урнаштылар. Без сөенәбез, безгә карап кояш, табигать сөенә, менә ничек шәп! Бар да яхшы кебек, тик, белгечләр әйтүенчә, яз көне кешенең авыруларга бик тиз бирешә торган чагы. Тышта кояш көлгәндә, юрганга төренеп, тәрәзәдән карап утырмас өчен нишләргә кирәк икән соң?

Беренче карашка киңәшләр бик гади булып күренергә мөмкин, ләкин аларны бер дә ялкауланмый үтәсәң, иң сәламәт кеше булуыңда беркемнең дә шиге юк!

- Саф һавада еш булырга тырыш, дустым.

Әйе, күпләр, урамда йөрергә вакытым юк, дияр, тик бу бер дә дөрес түгел. Мәсәлән, укудан кайткан вакытта янәшәдә урнашкан паркка кереп, 15 минут йөреп чыгу сәламәтлекне ныгытуның шәп ысулы! Шунысын истә тот: кием артык калын булырга тиеш түгел. Җылыдан кинәт суыкка чыгу, бигрәк тә җил нык булган вакытта, хупланмый.

- Витаминнар кабул итә башла!

Табибка күренеп, ул кушкан витаминнарны эчәргә мөмкин, гади генә С витаминын кулланырга да ярый. С витамины күп кенә цитруслы җиләк-җимештә бар. Шуңа күрә дә, лимон белән чәй эчү авырткан тамакны гына дәваламый, ә профилактиканың иң кулай ысулы да булып тора.

- Озаграк йокларга тырыш.

Әйе, бөтенебез каядыр ашыгабыз, эш эшләгән саен ул артып тора. Ләкин галимнәр әйтүенчә, эшләргә тиешлеләрен яхшылап планлаштырып куйсаң, сәгать 11дә йокларга яту мөмкинлеге булачак икән! Белгечләр төнге 12гә кадәр ятарга киңәш итә. Чөнки 12дән соң булган йокы тиешенчә файдалы булмый икән!

- Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, ди татар халкы! Шуңа күрә, спортны һич кенә дә онытырга ярамый. Хәзер көннәр кояшлы, иртән 20 минут йөгереп керү сәламәт булуның иң яхшы ысулы.

- Өлкәннәр гел әйтә: язгы кояш - алдакчы кояш! Шуңа күрә, яз җитте дип, артык юка киемнәрдән йөрергә ярамый. Ә иң мөһиме, баш киеме булу зарур!

Сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев