Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алдан әзерләү мөһим

Каникуллардан соң "гадәти тормышка кайту" гаять авыр. Шулай да мәктәпкә ничек җыенырга һәм "җыелырга" соң? Яңа уку елы башлану - әти-әниләр өчен дә зур сынау. Вакытында торырга, шимбә көнне дә балаңны мәктәпкә әзерләп җибәрергә һәм шул ук вакытта тыныч булып калырга кирәк. Моңа ирешү өчен берничә кагыйдәне истә тоту мөһим....

Көндәлек режимны саклагыз. Уку елы башланырга бер-ике атна кала иртәрәк ятып, иртәрәк тора башлагыз. Организм "мәктәп режимы"на күнегә торсын.

Буш вакытыгызны бергә үткәрегез. Балалар белән саф һавада йөрегез, уйнагыз, күбрәк аралашыгыз. Бала өчен сезнең игътибарыгыз, кызыксынуыгыз мөһим. Яңа уку елы алдыннан логик фикерләү, игътибар таләп итә торган уеннар файдалы булыр. Бала түземлеккә дә өйрәнер, башын да эшләтер.

Уку елы башлангач, баланың ниләр белән шөгыльләнәчәге турында алдан ук план төзегез. Кадерлегезнең нинди түгәрәкләргә йөрергә теләвен белешегез, үзегез дә аңа кызыклы булырдай шөгыль тәкъдим итеп карагыз.

Мәктәпкә бергәләп әзерләнегез. Балагызга яңа уку елында аны ниләр көтәчәге турында сөйләгез. Мәсәлән, ул бишенче сыйныфка бара, ди. Димәк, һәр фәннән аерым укытучы белем бирәчәк, яңа дәресләр керә башлаячак, таләпләр дә артачак. Боларның барысына да бала әзер булсын. Мәктәп букчасын бергәләп тутырыгыз: каләм-дәфтәрләр алыгыз. Укучы һәм спорт формаларын әзерләп куегыз. Ачык төстәге, баланың кәефен күтәрә торган әйберләргә өстенлек бирегез.

Психолог Люция Закирҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев