Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алданмагыз – ялган акчалар

Чаллыда 2015 ел башыннан алып, ялган акча куллануга бәйле 74 факт расланган. Җинаятьчеләр, нигездә, 5000 сумлык ялган акчалар белән эш иткәннәр. Күпчелек очракта ялган акча таратучылар 5000 сумлык ялган акчаларны ваклап, базарларда, сәүдә нокталарында "кирәк әйберләрен сатып алганнар". Ялган акчага бәйле җинаятьләрнең 95%ы биш меңлекләр белән бәйле. Өч тапкыр хокук...

Чаллыда 2015 ел башыннан алып, ялган акча куллануга бәйле 74 факт расланган. Җинаятьчеләр, нигездә, 5000 сумлык ялган акчалар белән эш иткәннәр.

Күпчелек очракта ялган акча таратучылар 5000 сумлык ялган акчаларны ваклап, базарларда, сәүдә нокталарында "кирәк әйберләрен сатып алганнар". Ялган акчага бәйле җинаятьләрнең 95%ы биш меңлекләр белән бәйле. Өч тапкыр хокук сакчылары - 1 меңлек, бер мәртәбә 100 евролы ялган банкнот белән эш итү очрагын булдырмый калганнар. Гомумән алганда, сәүдә хезмәткәрләре белән профилактик эш нәтиҗәсендә, мондый җинаятьләр шактый кимегән.

Быел 186нчы маддә (ялган акча әзерләү һәм сату) буенча ике җинаять эше судка җибәрелгән. Беренчесе 40 яшьлек Мәскәү кешесе Арсен Бадалянга кузгатылган. Ул Чаллыда, Түбән Камада, һәм Йошкар-Олада 5000 сумлык 11 купюра таратуда гаепләнә. Марий-Эл суды июль аенда бу ир кешене 2 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Бу атнада шәһәр судында 20-30 яшьлек яшь кешеләргә карата ялган акчалар белән бәйле тагын бер җинаять эше карала. Ике мәскәүле, бер азәрбайҗанлы һәм ике Чаллы кешесе Мәскәүдә ялган 5 меңлек сатып алып, аның сыйфатын "тикшереп караганнар". Аны уңышлы гына "шудырганнан" соң, тагын 45 данә сатып алырга ниятләгәннәр, ләкин сатып алу вакытында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланганнар. Чаллылылар үз гаепләрен - тулысынча, калган фигурантлар өлешчә генә таныган.

Криминал экспертизалар бүлеге башлыгы Равил Камалетдинов сүзләренә караганда, җинаятьчеләр ялган акчаларны ясауда гаять югары сыйфатлы иң заманча җиһазлар кулланалар. Кайвакытта чын акчаларны ялганнарыннан аеру да мөмкин булмый икән. Ялган акча ясаучылар бер генә басма ысул кулланмыйлар, чын акчага охшатып, аерымлык билгеләрен дә ясау өчен төрле техник җиһазлардан файдаланалар. Ялган акчаларны банкнот детекторлары да таный алмаган очраклар бар. Шул рәвешле, ялган акчаларның инкассациядән соң банкларда гына ачыкланган чаклары да була.

Бүлек башлыгы, ялган акчаларны тану өчен, акчаның төп аерымлык билгеләренә игътибар итәргә кирәклеген дә искәртте. "Гознак" фабрикасында ясалган чын акча катламнарга аерылмаска тиеш. "Ялган акчаның шыгырдавы ук башкача", - ди Равил Рәүф улы. Акча кәгазендә аркылы үткән ялтыравык "җеп"не акча кәгазеннән тартып алып булмый. Ул акча ясалачак кәгазьне эшләгән вакытта ук кертелә икән.

Капшап караганда кәгазь акча шома була, бармак битләрендә рельеф тоемланмаска тиеш.

Күзе яхшы күргән кешеләр акчаның икенче ягында, "Пять тысяч рублей" дигән сүзләр өстендә "ЦБРФ5000" дигән сүзләрне укый алалар. Бу язу берничә рәт буйдан-буйга кабатланып, тоташ сызык кебек кенә тора. Ялган акчада әлеге язу юк, бары тик сызык кына ясалган. Тик менә әлеге язуны күрерлек күз дә кирәк бит әле. Үзең белән лупа йөртеп булмый. Ә җинаятьчеләр яшь-җилкенчәкне түгел, күбрәк өлкәнрәк кешеләрне сайлыйлар.

Әгәр сезгә ялган акча бирергә телиләр икән, теге-бу сәбәпләр табып, "сатып алучы"ны тоткарлап торырга, полиция чакыртырга кирәк. Китеп бара икән, аны хәтерегездә калдырырга тырышыгыз һәм кайсы якка китүен игътибарга алыгыз. Хокук сакчылары шундый киңәшләр бирә. Ләкин алар әйтүенчә, кулына ялган акча кергән кешеләр бер җай белән аны тыныч кына башка берәүгә "шудыру" ягын карыйлар икән. Шау-шу кузгатканчы җайлы бит. Проблема күз ачып-йомганчы юкка чыга. Әлбәттә, соңыннан намусың газапламаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X