Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алдынгылар билгеләнде

Үткән уку елы йомгаклары буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф учреждениеләренең "Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" рейтингы һәм муниципаль берәмлекләр арасындагы урыннары билгеле булды. Лицей, гимназияләр һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәпләре арасында А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейга тиңнәр юк. Икенче урында - 77нче, өченче урында - 26нчы гимназияләр. 23...

Үткән уку елы йомгаклары буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгариф учреждениеләренең "Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" рейтингы һәм муниципаль берәмлекләр арасындагы урыннары билгеле булды.

Лицей, гимназияләр һәм аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәпләре арасында А.С.Пушкин исемендәге 78нче лицейга тиңнәр юк. Икенче урында - 77нче, өченче урында - 26нчы гимназияләр. 23 мәктәп арасында беренче унлыкка шулай ук 34, 37, 54, 76, 35, 36нчы мәгариф учреждениеләре кергән.

Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренче өчлектә 60, 10, 25нче мәктәпләр. Исемлекне 22, 8, 56, 46, 58, 21, 4нче мәктәпләр дәвам итә.

"Белем бирүнең югары сыйфаты өчен" рейтингында Татарстандагы 48 муниципаль берәмлек арасында, Бөгелмә районыннан гына калышып, Чаллы икенче урынны били. Ә менә милли мәгариф буенча Чаллы мәктәпләре бары тик 21нче урында гына. Татар телендә белем алучылар барлык укучыларның 49,38%ын тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев