Алдынгылар исемлегендә
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Миләүшә Гыймранова армспорт буенча Россиянең көчле спортчылары исемлегенә кертелде. Россиянең армрестлинг Федерациясе мәгълүматларына караганда, Миләүшә 21 яшьлек спортчылар арасында өченче урында. Ул узган ел бик күп бүләкләргә ия булды. Алар арасында Европа беренчелегендә - бер алтын медаль һәм Дөнья беренчелегендә ике көмеш медаль иң...
Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты студенты Миләүшә Гыймранова армспорт буенча Россиянең көчле спортчылары исемлегенә кертелде.
Россиянең армрестлинг Федерациясе мәгълүматларына караганда, Миләүшә 21 яшьлек спортчылар арасында өченче урында. Ул узган ел бик күп бүләкләргә ия булды. Алар арасында Европа беренчелегендә - бер алтын медаль һәм Дөнья беренчелегендә ике көмеш медаль иң кадерлеләре. Миләүшә кышкы сессиядәге имтиханнарны "5"легә тапшырып, армспорт буенча Россия беренчелегенә әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев