Бер сәгать дәвамында балалар бозда төрле күнегүләр ясаган, шайба һәм шайбасыз төрле трюкларга өйрәнгән, бер-берләренә каршы хоккей уйнаган. Бу вакытта Алексей Морозов та бозда булган һәм әлеге процесска җитәкчелек иткән.
- Бик яхшы тренировка булды. Балалар бик яратып шөгыльләнделәр. Күбесе хоккей серләренә төшенә башлаган инде. Соңыннан алар белән озак кына аралашып утырдык. Күбесе башка командаларга каршы да бик уңышлы чыгыш ясыйлар икән. Хоккейга мөкиббән булулары күренеп тора, - дип белдергән Алексей Морозов тренировкадан соң. (intertat.ru)