30 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Чаллы заводы "Duratec"лар җыя
Чаллының Ford Sollers заводында EcoSport кроссоверын Россиядә, дөресрәге, Алабугада җитештерелә торган двигательләр белән җиһазлый башладылар. EcoSport моделенә, мәсәлән, 1,6 литрлы Duratec двигателе куела. Ул 122 ат көченә ия.
-
Чаллыда ярминкә үтте
Бүген Чаллының "Южный" базарында авыл хуҗалыгы азык-төлек товарларын сату ярминкәсе булды. Анда Татарстанның 4 районыннан килгән хуҗалыклар сәүдә итте. Шәһәрдәшләребезгә сыер һәм кош итләре, бал, май, ярма, бәрәңге кебек товарлар тәкъдим ителде. Ярминкәдә барысы 17 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе сатылды. Киләсе шимбәдә ярминкә кабат оештырыла.
-
Фаш итүчегә премия
Ялган спиртлы эчемлекләрне яшертен сатучыларны, шулай ук алкоголь продукциясе әйләнешендә сәүдә кагыйдәләрен бозучыларны «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат челтәрендә фаш итсәң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, быелның 1нче гыйнварыннан башлап премияләр бирелә. Министрлар Кабинеты моңа бер миллион сум акча билгеләп куйган инде. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт...
-
Алексей Морозов Чаллыда мастер-класс оештырды
"Буыннар Кубогы - 2016" матчы алдыннан Олимпия уенында көмеш медаль иясе, ике тапкыр дөнья чемпионы Алексей Морозов Чаллы шәһәрендә яшь хоккейчылар өчен мастер-класс уздырган. Бер сәгать дәвамында балалар бозда төрле күнегүләр ясаган, шайба һәм шайбасыз төрле трюкларга өйрәнгән, бер-берләренә каршы хоккей уйнаган. Бу вакытта Алексей Морозов та бозда булган һәм...
-
Чаллы җитәкчеләре халык белән очрашуларны чикләде
Хәтерләсәгез, Чаллыда гриппка һәм салкын тиюгә каршы чараларны 26 гыйнварда ук көчәйткәннәр иде. Төрле җыелышлар, бәйрәм чаралары уздыруны чикләү балаларга гына түгел, ә зурларга да кагыла. Әле алай гына да түгел, Чаллы җитәкчелеге халык белән очрашуларны да чикләү карарын кабул иткән. Билгеле булганча, бу очрашулар шәһәрнең еллык социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр...
-
“Яңа татар пьесасы” конкурсы игълан ителде
Татар театрының 110нчы юбилей сезонында драматургия өлкәсендә 11нче мәртәбә "Яңа татар пьесасы" конкурсы игълан ителә. Конкурска пьесалар 2016 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр таратты аны оештыручылардан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сайты. Драматургия өлкәсендә беренче конкурс Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры инициативасы белән 2003 елда...