Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алексей Песошин: Президент куйган бурычларны үтәр өчен барлык көчемне куячакмын

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән Премьер-министр кандидатурасын республика парламенты депутатлары хуплады һәм раслады. Республикада Премьер-министр вазыйфасын Алексей Песошин башкарачак. "Бик күп юнәлешләр буенча зур бурычлар куела һәм икътисадның, һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен бик җитди эш башкару таләп ителә. Нәкъ шулай эшләү генә Татарстанны иң алдынгы төбәкләрнең...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан тәкъдим ителгән Премьер-министр кандидатурасын республика парламенты депутатлары хуплады һәм раслады. Республикада Премьер-министр вазыйфасын Алексей Песошин башкарачак.

"Бик күп юнәлешләр буенча зур бурычлар куела һәм икътисадның, һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен үстерү өчен бик җитди эш башкару таләп ителә. Нәкъ шулай эшләү генә Татарстанны иң алдынгы төбәкләрнең берсе итәчәк, - диде Алексей Песошин. - Әле күптән түгел генә бу залда республиканың башкарма хакимият органнары эшчәнлеге хисабын тыңладык. Безнең барыбыз да нинди шартларда һәм нинди таләпләр белән очрашканыбызны яхшы белә".

А.Песошин билгеләп үткәнчә, эчке тулаем продукт 5 трлн. сумнан артырга һәм икътисади, социаль күрсәткечләрне үстерергә, шул исәптән, гомер озынлыгын арттырырга кирәк.

Аның фикеренчә, "Алабуга" махсус икътисади зонасы һәм Иннополис, индустриаль парклар, технопарклардан тыш, кече һәм урта бизнесның да үсеш мөмкинлекләре зур.

"Агымдагы икътисади шартларда бу өлкәдә килеп туган кыенлыклар алга таба эшмәкәрләр өчен уңай мохит тудыру өчен безгә чаралар күрергә күрүне таләп итә", - диде ул.

Премьер-минстр сүзләренчә, республикада гамәлдә булган программаларны алга таба да гамәлгә ашыру кирәк. Мондый программалар исемлегендә күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү үткәрү, тузган торакны бетерү һәм алданган "долщик"лар мәсьәләсен хәл итү, юл инфраструктурасын үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм башка төрле эшләр бар.

"Халыкның тормышы яхшы булсын өчен Татарстан Президенты тарафыннан куелган барлык бурычларны да нәтиҗәле һәм оешкан төстә үтәр өчен Хөкүмәттәге хезмәттәшләрем, депутатлар һәм муниципаль берәмлекләр белән бөтен көчемне куеп эшләргә вәгъдә бирәм", - дип сүзен тәмамлады Алексей Песошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев