Алия Ганиева: «Халкыбызның уникаль десертларын кайтару турында уйлыйм»
Кибет чәкчәген ашап караганым бар – каты ул, аннан кайвакыт искергән май исләре килә, балга шикәр кушылган. Чәкчәк дип атарлыкмы соң ул?
Алия Ганиева Чаллының абруйлы мәктәбен тәмамлый, мәртәбәле югары уку йортында белем ала, дәрәҗәле банкта эшли башлый. Уңышлы карьерасын дәвам итәсе урында чәкчәк пешерүгә алына. Бүгенге көндә оста пешекчеләр белән дә уртаклашырдай тәҗрибәсе бар. Шәһәрдәшебез белән аның остаханәсендә очрашып, газетабызның социаль челтәрләрендә туры эфир үткәрдек. Алия чәкчәк өя, мин сыйланам – ризык тәмле, авызда эри.
– Алия, гадәттә чәкчәкне олы яшьтәге, авылда яшәүче апалар пешерә, ә син яшь, шәһәр кызы...
– Мин Чаллыдагы 35нче мәктәптә укыдым, Казан финанс-икътисад институтында белем алдым. Чит ил капиталы катнашкан зур банкта ел ярым эшләдем. Аннары кияүгә чыгып, бер-бер артлы ике бала таптым. Рәттән ике декретта утырдым. Ул елларда өйдә кондитер эшләнмәләре пешерү модага керде – кемдер торт пешерә иде, кемдер пирожное. Мин дә үземне сынап карадым, тик барып чыкмады. Чөнки кондитер булу өчен укырга кирәк, акча, вакыт кирәк. Әниемнең сеңлесе Гөлназ Борһанова Тукай районы Югары Суыксу авылында күп еллар чәкчәк пешерә, бик оста. Авылның күз өстендәге кашы кебек. Ул: «Алия, заказларны өлгертә алмыйм, кил, булыш әле, өйрәтәм, акчасы үзеңә булыр», – дип чакырды.
Бер көн кабартырга бардым, бер көн өяргә. Могҗизадыр дип уйлыйм, чөнки өйгә кайткач пешереп карадым да килеп чыкты. Хәзер мин күп кешене өйрәтәм, тик аларның килеп чыкмый. Аннары инде тотынмыйлар да, авыр икән бит, диләр. Йомыркасын дә катырып тормадым, диләр. Башта ук килеп чыкмаса, мин дә бу юлдан китмәгән булыр идем, мөгаен. Чөнки җиңел эш түгел. Торт белән чагыштырганда бигрәк тә. Кулдан камырын басасың, кайнар ут янында пешә-пешә чәкчәген болгатасың, һәр төшне бөртекләп өясең. Бик күп физик көч таләп итә.
– Торт пешерүне ташлап, чәкчәккә алындыңмы?
– Тортка килгән кешеләргә кечкенә генә чәкчәк өеп җибәрә башладым. Шуннан соң бу ризыкны махсус сорап килә башладылар. Бервакыт иптәш кызым баласының туган көненә торт ясатты һәм, өстәп, әниләргә чәкчәк яса әле, алар ашар әле, ди. Мин аптырадым – ә нигә әниләргә генә, нәрсәсе бала ашарлык түгел, дим. Ачуым килде. Нишләп соң әле бу татлы ризыгыбызның абруе шулай төшкән дип уйлана башладым.
Кибет чәкчәген ашап караганым бар – каты ул, аннан кайвакыт искергән май исләре килә, балга шикәр кушылган. Чәкчәк дип атарлыкмы соң ул? Кабып караган кеше аны яңадан алмаячак та. Әлбәттә, балалар да торт яки чит илдән кайтартылган башка тәмле ризыкларга өстенлек бирәчәк. Өчпочмак һәм башка татар халык ашлары турында да шуны ук әйтергә була. Институт ашханәсен искә төшерәм – ашарлык түгел иде ул өчпочмаклар: бәрәңгесе каралган, ите каты, камыры кибеп беткән. Ничек ризыкны шулкадәр бозарга була? Халыкның бөтен табыны турында шундый фикер туачак бит. Милләтнең дәрәҗәсе турында да сүз, югыйсә. Эчке бер ярсу булды.
– Бизнес өчен башка өлкәләр дә бар бит, ни өчен син татар ашларын сайладың?
– Чаллыда яшәсәм дә, рус мәктәбендә укысам да, гаиләдә мин татарча тәрбия алган бала. Күп вакытым авылда үтә иде. Тәгъзимә исемле карт әбием (әниемнең әбисе) русча белми иде. Миндә үзаң көчле. Үземнең кем икәнлегемне төгәл беләм. Татарлыгым белән горурланам. Һәм милләтемнең хәзерге халәтен күреп йөрәгем әрни. Ире татар, үзе татар, үзләре авылдан, ә балалары русча сөйләшә. Ник шулай бу? Кайда ялгыштык без? Аңлашылмый. Минем Индия, Япония, Чехия, Төркия, Америкада булганым бар. Үзенең туган җирендә яшәп, үз телендә сөйләшмәгән милләт юк! Бу безнең татарның гына феномены. Әйткәнемчә, 100 ел элек туган әбием хәтта русча белмәгән. Шушы вакыт аралыгында милләтебез нинди хәлгә төште.
Ул мәгълүмат такталарына карарга куркыныч – хата өстендә хата! Һәм без моны йотабыз, без моңа риза-бәхил. Безгә ничек тә ярый. Мәҗлестә йөз кеше арасында бер рус булса, русчага күчәбез. Без шундый толерант. Хәтта юкка чыгуыбызга да ризабыз. Мин үз халкым өчен әлләни сорамыйм, гап-гади ихтирам сорыйм. Татарларны башкалардан асылрак димим, тик төшеп калганнардан да түгел. Телебез, тарихыбыз бар. Мине тетрәндерә торган күренеш – оныгы белән русча сөйләшүче татар әбисе. Һичьюгы оныгын татарчага өйрәтү мөмкинлеге бар бит, ник файдаланмый ул аны?! Татар гимназиясендә әти-әниләр балалар аңламый дип русча укытырга сорый. Нәрсә инде бу? Ник алайса балаңны монда укытырга? Хәзерге көндә мин боларны үзгәртә алмыйм. Шулай да көчемнән килгәнне эшлим. Балаларым белән татарча сөйләшәм, татарча китаплар укыйм, татар театрына йөрибез, эштәге кызларым татарча сөйләшә, үз продукциям турында мәгьлүматны (бәясе, авырлыгы һ.б.) ике телдә язам, социаль челтәрләрне татарча алып барырга тырышам. Һәм сатып алучылар өчен югары сыйфатлы татар ашлары әзерлим.
– Үкенмисеңме?
– Кемдер бизнеска акча эшләр өчен тотына, минем ситуация андый түгел иде. Мин эшемне кулыма шөгыль булсын өчен башладым. Милләтемнең абруен күтәрәсем килде. Үзем булдыра алганча. Җырлый белмим, рәсем ясамыйм, тик үз урыным бар, юнәлешем, шунда эшләвем белән миссиямне үтим. Минем максатым зур уңышка ирешү түгел. Алтын урталыкны сакларга – балаларга җитәрлек игътибар бирергә һәм эштә кирәкле күләмне башкарырга: заказларны үтәргә, кешеләремне эш белән тәэмин итәргә, үзем дә әзме-күпме спорт белән шөгыльләнергә, ял итәргә, шушы өлкәләрнең барысына да өлгерергә тырышам.
– Ни өчен брендың итеп «Нечкәбил»не сайладың?
– Чәкчәк пешерә башлаганда балалар бәләкәй иде, бик еш китап укый идек. Исем эзли башлагач Абдулла Алишның әкияте күз алдына килде. Нечкәбил, бердән, бал корты, чәкчәк тә бит балсыз булмый. Икенчедән, ул эшчән. Бу персонажның миңа ошаган тагын бер сыйфаты бар – ничә тапкыр бәхәс килеп чыгардай хәлдә калса да, беркем белән дә талашмый, үз эшен дәвам итә.
– Тормышта остазларың кем, алардан нәрсәгә өйрәнәсең?
– Әнием Гүзәл, кайнанам Рабига. Кызганыч, кайнанам өч ел элек коронавирустан үлде. Алда әйткәнемчә, Гөлназ апам – үрнәк алырлык кеше. Татар хатыннарына хас сыйфатларга алардан өйрәнәм – сабыр итәргә, эшләргә, зарланмаска, ир сүзен тыңларга, тавыш чыгармаска, эшеңне тиешенчә башкарырга. Аннары әнием дә, кайнанам да, үзем дә шундый – тавыш-гауга яратмыйбыз. Талашудан читтә торырга тырышам – бөтен хәлне ала торган әйбер ул. Тавыш чыкса чирлим, кан басымым күтәрелә, йөрәгем тибә. Тик тормыш булгач, кайчагында барыбер шундый хәлләр булгалый. Клиентларым белән, Аллага шөкер, үзара хөрмәт итешеп яшибез.
– Коллективыңны ничек тупладың?
– Бездә 17 яшьтән 65 яшькәчә хатын-кызлар эшли һәм алар үзара шулкадәр дус, бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр, бу минем өчен зур кыйммәткә ия. Арабызда очраклы кешеләр юк. Бердән, миндә хатын-кыз интуициясе бар, сайлап алам. Икенчедән, кайчагында миңа ошаса да күрәм – коллектив бу кешене кабул итми. Хәзерге көндә мин берсеннән гаеп тапсам да, башкалары яклый, һәркайсы җаваплыкны үз өстенә алырга тырыша.
– Киләчәккә планнарың нинди?
– Биш еллап чәкчәк кенә пешердем. Ике ел элек талкыш кәләвә, бавырсак әзерли башладым. Кыш көне, әйдә, пилмән ясыйк, дидек, аннары мантый... Өчпочмаклар да тәмле бит безнең, әйдә, пешерик, дидек. Алдылар. Эремчек коймагы (сырник) ясамыйсызмы, диләр. Тагын өстәдек. Шул рәвешле 15ләп позициядән торган ассортимент булдырдык. Гел әзер тотарга тырышабыз – кеше кайчан сораса да булсын өчен. Шушы юнәлештә дәвам итәргә исәбем. Уңайлы булсын өчен заказларны электрон кабул итүне дә көйләргә кирәк. Бәлеш, гөбәдия пешерүне җайга салып киләбез. Балан пирогы, шомырт урамалары кебек онытылып барган, хәзерге заман кешеләре ашап карый алмаган, халкыбызның уникаль десертларын кайтару турында уйлыйм.
Хыялларга килгәндә Чаллыда милли үзәк ачасым килә. «Печән базары»ндагы кебек тәм-томнар да, бүләкләр дә, татарча открыткалар да, китаплар да алып булсын иде анда.
Алия Ганиевадан чәкчәк пешерү буенча файдалы киңәшләр:
– Йомырканы катырам. Катырам да бер-ике атнага «онытам». Аннары, чыгарып, әкрен генә эретәм.
– Йомырканы миксер белән бик озак тугларга кирәк. Бер ярты сәгать, ныклы күбек күренгәнче.
– Кемдер аракы сала, кемдер май, көпшәкләндергечләр салалар, мин сода кулланам. Йомырка, сода, он. Бүтән бернәрсә дә кирәкми.
– Онның сыйфатлысын алам, илим. Гомумән, чәкчәк пешергәндә экономия ясыйм дисәгез, ул килеп чыкмый. Мин «Беляевская» онын кулланам. Аны салгач та озак-озак итеп тугларга кирәк. Төерләр калмаслык итеп. Кулыгыз өзелеп төшә дигәндә туктасагыз була.
– Камыр йомшак булырга тиеш. Коймак камырыннан чак кына катырак. Он сибеп тактага тәгәрәтеп төшерәсең, тагын он сибәсең. Кул белән тотарлык булмый ул.
– Кыздырганда иң яхшы, иң кыйбатлы үсемлек маен кулланам.
– Минем чәкчәгемнең эче куыш, тышы кетердәп тора. Шундый булсын өчен ат мае кулланам. Сыер, каз, үрдәк мае бармый. Аны ит кибетеннән алып, үзегез кыздырып, сызыгын үзегез ашап, маенда чәкчәк кабарта аласыз.
Фотолар Алия Ганиевадан алынды
Туры эфир язмасы монда:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев