Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алиментны… хөкүмәт түләячәк

Социаль яклау органнары бурычлылар өчен алиментны бюджеттан түләттермәкче. Дәүләт думасы шушы закон проектын карарга тиеш.

Әлеге башлангыч алимент алырга хокуклы гражданнарга дәүләт власте органнары тарафыннан ярдәм күрсәтүне күздә тота.
Бүген алименттан качып йөрүчеләр күп. Тәҗрибә күрсәтүенчә, ниндидер җәза кулланылудан курку гына бурычлыларны акча түләргә мәҗбүр итә ала.
Ләкин үз теләкләре белән түләнгән алимент күләме дә еш кына баланы туендырырга һәм киендерергә җитми. Шул сәбәпле, закон проекты авторлары алимент алырга хокуклы гражданнарны акча белән дәүләт власте органнары тарафыннан тәэмин итүне тәкъдим итә.
Моны гамәлгә ашыру федераль бюджеттан 39,4 миллиард сум күләмендә чыгым таләп итәчәк. Алимент түләүчеләргә соңрак, акчалары булгачтыр күрәсең, аларны кайтарып бирергә туры киләчәк.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/alimentny-kh-k-m-t-t-l-yach-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев