Шəhри Чаллы

Алинә Вәлиеваның әнисе Хамидә ханым: "Элек үзем өйрәтсәм, хәзер ул мине өйрәтә"

Чаллы халкы, моңарчы шәһәркүләм чараларда алып баручы булып балкыган, Хәмидә Хисмәтуллинаны ишетеп таныса, хәзер инде аның кызы Алинәне «Күңел» радиосы аша тыңлап юана. Иң рейтинглы булып саналган иртәнге «2+шоу» тапшыруы авторының берсе һәм алып баручысы да әле ул Алинә Вәлиева. Әйе, алма агачыннан ерак төшми, диләр шул. Талантлы шәһәрдәшләребез белән якыннанрак танышкач, моңа мин тагын бер кат инандым. Әниле-кызлы җылы әңгәмәбез сезне дә битараф калдырмас, дип уйлыйм.

– Хәмидә апа, үзегез дә, кызыгыз да саф татарча сөйләшәсез. Зур калада яшәп, ни рәвешле кызыгызга туган телебезнең матурлыгын сеңдерә алдыгыз?
– Айзирә, мин үзем Актаныш районы Пучы авылыннан. Белгәнеңчә, безнең район чиста татар районнарының берсе. Шәһәрдә яшәсәк тә, авыл-кала арасы бер дә суынмады. Балаларыбыз да җәйге ялларда әби-бабаларында булдылар. Шунда урамда уйнаган яшьтәшләре белән дә бары татарча сөйләшеп үстеләр. Аннары гаиләдә, туганнар белән дә гел татарча сөйләшәбез без. 
Икенчедән, татарҗанлылык безгә каннан күчкәндер. Алинә ул минем әнкәйгә, әбисенә охшаган. Алар әткәй белән матур итеп, мәкальләр-әйтемнәр кушып сөйләшә иде. Әллә кайдан үзенә җәлеп итеп торган ягымлылыгы, елмаюы да коеп куйган әбисенеке. Әле дә хәтерлим: әткәй-әнкәйне, алдынгы колхозчылар буларак, Казан телевидениесе килеп төшергән иде. Гади авыл кешеләре булсалар да, камера каршында үзләрен шундый яхшы тоттылар. Әйтерсең, гомер буе сәхнәдә эшләгәннәр. Әнкәй турында күрше-күләннәр дә: «Президент итеп куярлык сине, Галимә», – дип сокланып сөйлиләр иде.
Өченчедән, кызымны мин кечкенәдән үзем белән эшкә алып йөри идем. Белгәнеңчә, мин 25 елга якын инде «Орион» яшьләр үзәгендә режиссер булып хезмәт куям. Анда без балалар өчен Яңа ел тамашалары, Көзге бал, Чыгарылыш кичәләре оештырабыз, сценарийлар язабыз, репетицияләр үткәрәбез, костюмнар белән эшлибез. Шунда бер чарага кечкенә бала чыгышы кирәк булды. Ике уйлап тормадым, кызымны өйрәтергә булдым. Шулай, 3 яшендә яттан өйрәнгән театраль номер белән, Алинә беренче тапкыр сәхнәгә чыкты. Үзен бик кыю тотты, бер дә курыкмады. Шуннан сон, башлангыч сыйныфларда укый башлагач, без аңа Яңа елда Кар кызы ролен тапшырдык. Әнә шулай, балалар өчен үткәрелгән 40тан артык Яңа ел «утренник»ларында чыгыш ясый иде ул. 11нче сыйныфны бетергәнче әлеге роль аныкы булды. Әлбәттә инде, эшләгәч хезмәт хакы да түләделәр. Иң беренче итеп, ул вакытта текә саналган Самсунг телефонын да үзе эшләгән акчасына сатып алды. Шулай ук Алинә безнең «Орион» яшьләр үзәгендә үткәрелгән төрле чараларны да алып барды. Алар, гадәттә, рус телендә бара иде. Шөкер, Алинә ике телдә дә бик яхшы сөйләште. Үсә төшкәч, төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү арты җиңү яулый башлады. Иң дулкынландырганы, әле дә истә, «Сабан туе гүзәле» иде. Сәхнәдә чыгыш ясаганда ук кызымны күреп: «Алинә җиңәчәк!» – дип уйлап куйдым. Һәм шулай булды да. Ул үзенең ягымлы карашы, эчкерсез саф елмаюы, тәмле теле һәм киңкырлы сәләтләре белән залдагыларның барысын да үзенә әсир итте. 
– Алинә, димәк, син саф татар мохитендә тәрбияләнеп үстең?
– Татарча сөйләшергә өйрәнсен дип, күпчелек ата-аналар сабыйларын балалар бакчасында татар төркемнәренә бирә, татар мәктәпләренә укырга кертә. Минем очракта исә бар да киресенчә булды: мин рус группасына йөрдем, рус мәктәбендә укыдым, хәтта белемем буенча да мин рус филологы. Менә шундый парадокс. Мәктәпне тәмамлагач, ике уку йортына гариза тапшырдым. Икесендә дә «бюджет»ка үттем. Шунда икесенә дә укырга керергә булдым. Берсе аның үзебезнең Чаллы педагогия университетының рус филологиясе факультеты, икенчесе КФУның журналистика факультеты. Икенчесенең читтән торып укый торган бүлегенә кердем. 
– Берьюлы ике уку йортында белем алу авыр булмадымы?
– Ул вакытта әле мине «Татар радиосы»на алып баручы итеп тә алдылар. 6 ай түләнми торган стажировкага Казанга йөреп эшләдем. Анда эшләү – бик зур хыялым иде. Юлга, кирәк-яракка бөтен стипендия акчам китеп барды. Тик мин башкалабызга ашкынып бара идем. Аннары «Барс-Медиа» компаниясенә концертлар оештыручы итеп тә чакырдылар. Анда да шактый гына эшләп алдым. Ничек шулай барсына да җитешелгәндер?! Казанда төпләнеп каласы килгән чаклар да булды. Әмма диплом яклау вакыты җитәрәк, башкала белән саубуллашырга туры килде. Укытучылар минем ике шәһәр арасында йөрүемне өнәп бетермәделәр.
– Хәзер «Күңел» радиосыннан кала сине кайларда күрергә, ишетергә була?
– Мин радиодагы эшемне бик яратам. Ул мине тулысынча канәгатьләндерә. Шуңа да бүленеп йөрүне кирәк дип тапмыйм. Мин үземне тормышта бик ачылып китеп сөйләшә торган кеше дип әйтмәс идем. Бу, бәлки, минем зур кимчелегем дә дер. Ә менә эфирда мин бөтенләй башка. Кунаклар белән бик тиз уртак тел табам. Сөйләшүләрдән ләззәт алам. Шунысы белән дә радиодагы эшем миңа якындыр. Тагын бер эшем дисәм дә була – Чаллы-ТВда кичке яңалыкларны да алып барам. Монысы инде күбрәк туганнарым, әти-әнием өчен. Чөнки алар һәр кич 19:00 сәгатьтә телевизор экраннары каршына мине карарга җыелышалар.
– Хәмидә апа, кызыгыз алып барган тапшыруларны караганда, тыңлаганда нинди хисләр кичерәсез?
– Аның бер генә булса да матур итеп елмаюын күрергә дип, әтисе белән кич яңалыклар тыңларга утырабыз. Ул телевизорда килеп чыккач, күңелләр җылынып китә. Әле эфирдан соң шалтыратып сөйләшәбез дә. Үзебезнең кайбер киңәшләребезне дә бирәбез. Мисал өчен, әтисе Алинәнең кара киемнән алып баруын яратып бетерми: «Ачык төстәге кием кисен иде, алай аңа тагын да килешә», – ди. Аннары «Күңел» радиосы концертларын оештырып, алып баруына да залдан күз дә алмый хозурланып утырам. 
– Алинә, димәк әниең синең режиссерың, продюсерың дисәк тә була.
– Без, гомумән, бер-беребезгә режиссер да, продюсер да. Концертларга әзерләнгәндә бергә күлмәк, алка, түфлиләргә кадәр сайлашабыз. Әни электән үк, чаралар алып барасы булса, өйдәге зур көзге каршына басып, кычкырып репитиция ясый. Киемнәрен дә нәкъ концертта кияселәрен киеп карап әзерләнә. Мин дә шулай эшлим. Хәзер инде үземнең дә тәҗрибә шактый – нәрсә кияргә, ни сөйләргә дигән мәсьәләләрне үзем дә хәл итәм. Заман таләпләре хәзер бераз башка бит. Әмма бүгенге Алинәгә ныклы «нигез салучы» – ул, әлбәттә, Хәмидә Вагыйзовна (көлеп).

 

Хәмидә Хисмәтуллина: 
– Чыннан да, таләпләр инде башкачарак. Шуңа да киңәшләрне хәзер үзем кызымнан сорыйм. Аның мөстәкыйль булып үсүенә бик шатланам. Әтисе дә, мин дә, кызыбыз белән бик горурланабыз! 
– Алинә, шулай да син үзеңдә нәрсә дә булса үзгәртер идеңме?
– 100% канәгать дип әйтмәсәм дә, булганына мең шөкер дим. Бар җирем дә үземнеке. Чәч төсем дә табигый, бер дә буялмаган. Энҗе бөртегедәй тешләрем дә үземнеке. Керфек белән кашны ясыйм әлбәттә, моны инде һәр кызның гадәти матурлану ысулы дип саныйм.
– Алинә, хыялың белән дә уртаклаш әле?
– Матур, ныклы, ишле гаилә булып, тән һәм җан саулыгына туенып, яраткан эшемнән аерылмый яшәргә язсын – иң зур хыялларым шул.
– Хәмидә апа, сез нинди уй-хыяллар белән янып яшисез?
– Иң беренче чиратта, һәммәбезгә дә сәламәтлек телим. Исән-сау булып, бер–беребезнең кадерен белеп, туган телебезне хөрмәтләп, гомер итәргә язсын. Илләребез тыныч, табыннарыбыз мул, бәхет кәсәләребез тулы булсын! 

Айзирә Имамова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: