Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алкоголь сату турында законны бозган Чаллы эшмәкәрләре белән очрашу үткәрелде

Шәһәр мэриясендә законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәш буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Киңәшмәне Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова алып барды. Очрашуга сәүдә объектларында алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату кагыйдәләрен берничә тапкыр бозган шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде. Бу алкогольне тиешле документлардан, лицензиядән тыш һәм закон белән тыелган тәүлек вакытында сату кебек  закон бозулар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Башкарма комитет хезмәткәрләре контроль-күзәтчелек органнары белән берлектә шәһәрнең сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкогольле продукцияне сату кагыйдәләрен үтәү буенча даими рәвештә мониторинглар үткәрәләр. Шул рәвешле, быел 126 мониторинг уздырылган, алар барышында 49 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 30ы - закон белән билгеләнмәгән вакытта алкогольле продукция сату факты, 10сы - «икеләтә» билгеләнештәге  спиртлы сыеклык сату очрагы, 6сы - җәмәгать транспорты тукталышында урнашкан сәүдә объектында сыра  сату, 1се контроль-касса машинасы кулланмыйча алкогольле продукцияне ваклап сату, тагын бер очрак -медицина оешмасы  янында алкогольле продукцияне ваклап сату (30 метрдан кимрәк ераклыкта), 1се-стационар булмаган сәүдә объектында алкогольле продукцияне сату.

 

http://nabchelny.ru/news/36491

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев