Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алла Пугачевага ана капиталы тиешме?

Алла Пугачева белән Максим Галкинның игезәк балалары Лиза белән Гарри музыкага бик сәләтле булып чыккан. Аларга инде бәләкәй гитара, фортепиано, микрофон алынган. Өстәвенә, бу балалар ике чит тел өйрәнә башлаган - инглиз һәм француз телләре. Максим Галкин Алла Пугачевага өйләнгән чагында "йолдызлы" хаты­ны­ның 11 ел элек бала яралтыр өчен кирәкле...

Алла Пугачева белән Максим Галкинның игезәк балалары Лиза белән Гарри музыкага бик сәләтле булып чыккан. Аларга инде бәләкәй гитара, фортепиано, микрофон алынган. Өстәвенә, бу балалар ике чит тел өйрәнә башлаган - инглиз һәм француз телләре. Максим Галкин Алла Пугачевага өйләнгән чагында "йолдызлы" хаты­ны­ның 11 ел элек бала яралтыр өчен кирәкле күзәнәкләрен туңдырып куйганын белмә­гән була. Белгәч, бик шатланып аларны файдаланырга булалар һәм суррогат ана билгеле парга малай белән кыз тудырып бирә. Алар 2013 елның 18 сентябрендә дөньяга килә. Алла Пугачевага, күп балалы әни буларак, ана капиталы да тиеш. Шулай да әлегә Максим белән Алла аны нәрсәгә тотынырга уйламаган. Өй шартларын яхшыртасы юк, балалары да чит илдә укыячак, мөгаен. Максим сүзләренә караганда, ана капиталының булуы "йөрәкне җылытып тора" икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X