«Аллаһы Тәгалә мине туганнарыма догачы итеп саклагандыр»
Финляндия җирендә төпләнеп тугыз ай узгач, Икенче бөтендөнья сугышы башланды.
«Финляндиягә – бәхет эзләп»
1926 елның 15 апрелендә Түбән Кама районының Түбән Чаллы авылында гомер кичерүче Газиз бабай белән Гафифә әби гаиләсендә икенче бала туа. Аңа Маһинур дип исем кушалар. Ул – минем кадерле әнием.
«Унбер яшемә кадәр бәхетле, борчусыз көннәр кочагында яшәдем», – дип искә ала иде әнкәй. 1937 елда унбер яшьлек Маһинур әнисен югалта: әнисе (минем әби) шул ел уразасының егерменче көнендә бакыйлыкка күчә. Бабай дүрт бала белән тол кала. Ә тормыш дәвам итә. Бабай, ятимнәрен әниле итү нияте белән, икенче тапкыр өйләнә. Әнкәй аны «яшь әни» дип искә ала иде.
Ул елларда гаиләләре белән Финляндиягә күчүчеләр барлыкка килә. Бабай да, мөһаҗирләр сафына кушылып, ерак сәфәргә кузгала. Бу 1940 елның көзге урып-җыю эшләре тәмамлангач була. Түбән Чаллы авылының уналты гаиләсе Финляндия тарафына юл тота. Зур кәрванны хәтерләтә аларның олаулары.
Юл газабы – гүр газабы, ди халык. Безнекеләр поездда бара, ат арбаларына да утыра. Шулай итеп, чит җиргә аяк басалар.
Әйе, язмыш адәм баласын кайларга гына илтми дә нинди генә сынауларга дучар итми. Ни хикмәт, чит җирдә аларның тормышы авыр булмый. Тик бу шатлыклары озакка сузылмый.
«Сугыш кире кайтарды»
– Финляндия җирендә төпләнеп тугыз ай узгач, Икенче бөтендөнья сугышы башланды, – дип хатирәләрен яңарта әнкәй. – Ил чиге ерак түгел, уналты-унсигез чакрым тирәсе. Булган мал-мөлкәтебезне ат арбасына төяп, кабат юлга кузгалдык. Бу юлы хәрбиләр белән бергә 75 км юл уздык. Дөресрәге, бу чигенү иде. Юлда ашарга яраклы нәрсә очрый, шуның белән тамак ялгадык. Әллә шуңа инде, бервакыт эчем авырта башлады. Түзәр чама калмагач, хастаханәгә алып бардылар. Кушеткага ятуым гына булды, сирена үкерә башлады. Барысы да, шул исәптән табиблар да, подвалга төшеп китте. Ә мин кушеткада ятам. Әҗәл җитмәгән булган, димәк, исән калдым. Юлда күргәннәрне сөйләп бетерә торган түгел. Атлый торгач, Ленинград шәһәренә килеп җиттек. Сентябрь башлары иде. Немецлар тимер юлларны бомбага тотып сафтан чыгарды һәм шул рәвешле шәһәрне чолганышта калдырды. Безнең күз каршында юлга кузгалган поезд составын бомбага тоттылар. Ленинград халкы өчен авыр көннәр башланды. Төрле яктан снарядлар ява, немец самолетлары баш очыннан гына оча кебек, шуңа өздереп ашыйсы килү теләге килеп кушыла... Тамак хакына ашханәгә утын кисү эшенә алындык. Аннан безгә бәрәңге кабыклары бирәләр. Аны суда пешереп ашау ашыйсы килү теләген беразга басып тора.
«Кая карама – мәет»
Зәмһәрир суыклар башланганчы урманда казыган землянкада яшәдек. Аннан бер кара мунчада уналты кеше тордык. Түбәсендә дә, ләүкәсендә дә, сәкесендә дә йокладык. Кем кайда урын таба инде. Өстәге киемне салып йоклау турында сүз булырга да мөмкин түгел иде. Карточкага көнлек 120 грамм ипине ала алсак, без бик бәхетле. Әтинең ипи урынына борыч алып кайткан көннәре дә күп иде. Аны эретелгән кар суына болгатып эчтек. Нигә кар суы? Коедан су чыгарырлык та хәл юк иде шул. Кая ул су чыгару?! Үзебезне йөртер хәл дә юк. Юклы-барлы әйбәтрәк киемне шәһәр халкыннан сөяк, бәрәңге кабыгына алыштыра алсак, әйтеп бетергесез шатлык. Кая карама – мәет. Аларны утын әрдәнәсе кебек өяләр, аннан хәрбиләр җыеп алып китә. Күпләрен хәтта җирләмиләр дә. Кеше күзеннән яшерер өчендер инде, мәетне окопка салып, өстенә шинель каплыйлар. Хәрбиләрне гаепләргә кирәкми, алар да бит, гади халык кебек, ач, хәлсез.
Сеңелем Гөлсинә матур җырлый иде. «Моңлы кеше бәхетсез була, җырлама! Син җырлаганга без бәхетсез», – дип өтәләнүем күз алдымнан китми. Югыйсә, аның гаебе юклыгын бик яхшы аңлыйм, тик ачлык күзне, аңны томалый. Бер көнне Гөлсинә, ачлыктан кипшергән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып: «Их, бер валчык ипине авызда озак итеп чәйнисе иде. Бик тә ашыйсым килә бит...» – диде. Кичен илереп ялварган әлеге үтенече бу якты дөньяда соңгысы, хәтта соңгы сүзе булды. Иртәнгә аның тәне суынган иде (әнкәй күз яшьләрен сөртә. Автор.). Гөлсинәнең сөяк белән тирегә калган арык гәүдәсен шинельгә салып, окопка кадәр тартып баруымны ничек онытырга?! Бәгырькәемнең яткан урыны шунда булды: өстенә теге шинельне каплап, салкын окоп төбендә калдырып киттек. Үзебез дә тере мәет кебек: чыкмаган җан гына йөртә. Шуңа да кабер казу турында сүз булырга да мөмкин түгел иде.
«Атыбызның тиресенә кадәр ашадык»
Әйтергә онытканмын: атыбыз бар иде. Ачның ачуы яман, диләр. Аны урларга теләүчеләр булуын хәбәр иттеләр. Хайван бик кызганыч булса да, суеп ашаудан башка чарабыз юк иде. Әти урман эченә алып кереп чалды. Унбиш көн эчендә тозсыз пешереп, ашап бетердек. Сөяген кимерүем истә. Тиресен дә пешердек. Аннан соң шешендек. Аз ашауга күнеккән организм кисәк кенә күп ризыкны кабул итә алмагандыр инде. Яшь әни, мескенкәем, авырлы, бәбәйләр вакыты якынлаша. Аңа туклыклы ризык кирәк, ә аны каян аласың? Бичаракаем, ничек йөргәндер. Ач хәлен тук белми, ач кеше ачныкын бөтенләй аңлар хәлдә түгел. Барыбызның да ачлыктан күзләр томаланган... Әти туган авылы Түбән Чаллыда бик яхшы торган. Күп итеп мал асраган, иген иккән... Кул хезмәте белән көн күрсә дә, 1921 ачлык елында икмәк сатарга мөмкинлеге булган хәтта. Чит җирдә ачлыктан интегүебезнең сәбәбен яшь әнидән күрә, аны еш кына: «Синең сүзгә карап туган илдән чыгып киттем. Мин бит 21нче елгы ачлыкта ипи сатып көн күргән кеше идем», – дип битәрләве йөрәккә уелып калган.
«Әтиемнең җәсәден күрә алмадым»
Ленинград чолганышында әнкәйнең бертуганнары – сеңлесе Гөлсинә, энесе Габделбәр, абыйсы Габделхәй үлә. Көннәрдән бер көнне әнкәйнең әтисе дә карточкага ризык алырга киткән җиреннән кайтмый. Аны эзләмиләр, чөнки әнкәй каян эзләргә икәнен дә белми. Шулай итеп, әтисенең гәүдәсен җир куенына иңдерә алмый. Әнкәй гомеренең соңгы көненә кадәр шуңа әрнеп яшәде. «Газиз әтиемнең җәсәден күрә алмадым. Ишле гаиләдән яшь әни белән икәү генә калдык бит. Югыйсә, алардан артыгын ашамадым, эчмәдем... Бәлки бала акылым белән үләргә дә теләгәнмендер. Туктап тормаган атыш, ачлык, үлем, мәетләр, хәлсезлек, җелеккә кадәр үткән суык аңны томалагандыр инде. Әтиемнең йөзе күз алдымнан китми. Бүген уйлыйм: бик теләсәм дә, аның гәүдәсен эзләп таба алмас идем. Шәһәрне көн-төн бомбага тоталар, баш очыннан гына очкан самолетларга ияләшеп беттек. «Мин күрәсен башка кеше күрмәс», – дип, сирена улаган вакытта яшеренми дә башладым. Әти үлгәч, хәлебез тагын да мөшкелләнде: карточка бирмиләр, кайда нәрсә таптык, шуны ашадык».
Әллә уйлап бетермичә, әллә бик тә белергә теләп (китаплардан укыган булды), әнкәйгә шундый сорау бирдем: «Ленинград камалышы вакытында хәтта эт һәм песиләрне ашаганнар, диләр. Бу дөресме?» «Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, бәлки ашаучылар булгандыр, тик миңа ашарга туры килмәде. Ул песине тотарга да кирәк бит әле. Җил уйнаклавына да аварга торган хәлсез бала песи артыннан куу түгел, үз-үзен йөртә алса да бик яхшы инде», – диде әнкәй.
«Яшәү юлы»н шуышып үттек»
Камалыштагы шәһәрне корал, азык-төлек белән тәэмин итеп торуның бердәнбер юлы – Ладога күле. Аны «Яшәү юлы» дип атыйлар. Ленинград халкын шуның аша «Зур җир»гә алып чыгалар. Әнкәй һәм аның яшь әнисенә дә икенче гомер бүләк итә «Яшәү юлы». Дөрес, әнкәй ул чакта күлнең исемен белмәгән. «Зур сулык иде ул. Боз өстеннән түш белән шуабыз. Кул-аякларның җегәре юк. Вакыт исәбе югалды. Бераз шуышабыз да, яр күренмиме дип, башны күтәрә төшеп, алга карыйбыз. Ярга чыккач, үлем тырнагыннан котылдык дип, шатланып еладык», – ди әнкәй. Мәктәптә укый башлагач, әнкәй сөйләгән күлнең исеме Ладога булуын белдек. Ленинград камалышы турында укып, әнкәйгә сөйләдек. Камалыштан исән-имин чыккач, әнкәй белән яшь әнисенең юллары аерыла. «Үз юлыңны дәвам ит, мин монда калам», – дип фатихасын бирә яшь әнисе.
– Бар булган байлык – бет. Сез көләрсез, әмма хагы шул: яулыкны салып җиргә куйсаң, ул хәрәкәткә килә. Менә никадәр иде алар. Иң зур теләгем – туган авылым Түбән Чаллыга кайту. Юл газабы турында сөйләп кенә бетерерлек түгел. Ачлыктан җан бирмәс өчен агач көлен суга болгатып эчтем. Ниһаять, Бөгелмәгә кайтып җиттем. Миңа монда бәхет елмайды: авылдашлар очрады. Аларга ияреп авылга кайттым. Күрше Әсма апаларга кердем. Танымыйлар. Үземнең шушы авылның Газиз белән Гафифә кызы Маһинур булуымны әйткәч: «И, җаный, без бит сине үлде дип уйладык. Синең рухка багышлап дога кылабыз. Димәк, сулар һаваң, эчәр суың, ашар ризыгың бетмәгән. Безгә очрашырга насыйп булды», – дип, түргә алып керделәр. «Балам, ашыгып, күп итеп ашама, өзлегеп китүең бар», – дип, минем йотлыга-йотлыга ашавымны читтән, яулык чите белән күз яшьләрен сөртеп карап тордылар. Алар миңа яшәр өчен көч бирде. Әсма апаның игелеген гомерем азагына кадәр онытасым юк. Ул берничә көн рәттән мунча якты, бетләрдән арынырга ярдәм итте. Хәлем рәтләнми торып, беркая да җибәрмәде. Унбиш көн яшәдем изге күңелле күршеләремдә.
«Михнәтләргә түзә алмаганнар качты»
Әнкәйнең Хәнифә исемле туганы (әнкәй аны тута дип атый иде) күрше Югары Чаллы авылында кияүдә булып, алты бала үстерә иде. Ул өлкән улы Вагыйзь белән килде. «Алты янына җиденчесе дә сыяр», – диделәр. Өйләре зур түгел, ә кеше күп. Җыелып йорт салырга булдык. Атларны фронтка алганнар, сыерлар ярымач хәлдә. Буралыкка дигән агачларны урманнан үзебез тартып кайттык. Шулай, зур авырлык белән яңа йорт салып чыктык. Аны төзеп бетергән елда авылда янгын чыкты. Җил көчле иде ул көнне. Күп йорт көлгә әйләнде. Аллаһның рәхмәте – безнекенә зыян килмәде.
Көнне төнгә ялгап эшләдек. Көндез атларга камыш ташысак, төнлә көлтә кертәбез. Кич утырып җеп эрләү, аны бәләкләп юып эшкәртү – боларын авыл хатыннары белән күмәк башкара идек.
Минем алты бала тәрбияләгән Хәнифә апага (җизни сугышта) өстәмә кашык буласым килмәде. Үз теләгем белән торф чыгару эшенә язылдым. Безнең авылдан мин һәм Вәзига, күрше Зур Атыдан – Катерина, Федосия һәм Ольга. Торф чыгару хезмәтенең ни дәрәҗәдә авыр булуын сөйләп тормыйм. Аны кисеп, өскә күтәрүнең нәрсә икәнен бу хезмәтне үз җилкәсендә татыган кеше генә белер. Өстәвенә, ашарга җитми. Шушы михнәтләргә түзә алмаганнар качты. Мин үземне дөм ятим итеп хис итә идем, шуңа да язмышыма буйсынып эшләдем дә эшләдем. Шулай ачлы-туклы гомер сөргәндә, Аллаһның Рәхмәте, сугыш бетте. Ул хәбәрне ишеткәч ничек сөенүебезне күрсәгез иде! Аңлатып бирә торган халәт түгел ул. Йөрәк күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибә. Югыйсә, сугыштан көтеп алырдай беркемем дә юк. Исән калу да бәхет бит.
«Кара ипидән дә тәмлерәк ризык юк»
Авылга кайтырга рөхсәт бирделәр. Озак та үтмәде, авылдашларым Әхәт абый белән Тәслимә апага ияреп, Казахстанга чыгып киттем. Монда да авыр физик хезмәт – тимер юл төзелеше. Ул юлларга минем бик күп күз яшем тамды! Әзмәвердәй ир-егетләр сугыш кырында ятып калды, исәннәренең сәламәтлеге юк... Илне сугыш харәбәләреннән күтәрү эшенә, нигездә, хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җәлеп ителде. Ачлык дәвам итә.
1949 елда Хәнифә апаларга ялга кайттым. Шул елны үземнән унсигез яшькә өлкән өч балалы Зиннур исемле тол иргә кияүгә чыгарга димләделәр. Өлкән улы миннән алты яшькә генә яшь, буе белән миннән күпкә озын. Кияү дигән ирнең усаллыгы белән дан тоткан әнисе барлыгын белсәм дә, риза булдым. Сугыш минем балачагымны урлады, вакытыннан алда олыгайтты, курыкмаска өйрәтте, бер-бер артлы килгән кайгы-хәсрәтләр белән чыныктырды.
Әтиегез йортына килен булып төшкәч, беренче мәртәбә күкрәгемә терәп икмәк кистем. Бу мизгелнең төштә түгел, өндә булуына ышана алмый йөрдем. Тамагым туйганчы ашадым. Тормыш күгемдә бәхет кояшы балкыды. Әлхәмдүлилләһ, әтиегез белән тигезлектә яшәдек. Әйе, гаилә тормышында төрле хәлләр булды, ләкин бу сынаулар минем өчен чүп кенә булып тоелды. Алты бала таптым. Габделбәрем генә бик кыска гомерле булды.
Әнкәй дәвам итә:
– Күп җирләрдә булдым, нинди генә сый-нигъмәтләр белән сыйланмадым, ләкин минем өчен кара ипидән дә тәмлерәк ризык юк һәм булмас та. «Иң тәмле ризык нәрсә?» – дип сорасалар: «Дөньядагы иң тәмле, иң кыйммәтле ризык – ул кара ипи», – диячәкмен. Бүгенге имин, матур, ризыклы тормышта яшәвемә күңел һаман ышанмый. Ленинградта ачлыктан газапланып үлгән әтием, туганнарым күз алдымда тора. Аллаһы Тәгалә мине аларга догачы итеп саклагандыр. Һәр намазымнан соң сугыш кырында ятып калучылар, тылда фронт өчен эшләүчеләр, фашистлар әсирлегендә җан бирүчеләр, Ленинград камалышында калучылар рухына багышлап дога кылам. Алар да миңа хәер-фатихада булсын.
«Туган санын арттырып йөрмә!»
Әнкәй гомере буе авыз тутырып ипи ашавына сөенде. Җирдә ипи кисәге түгел, валчыгын күрсә дә, күңеле әрнеде, күзенә яшь бәреп чыгар иде. Аны җирдән ала да: «Менә шушы кечкенә генә икмәк кыйпылчыгы өчен күпме кеше тилмереп үлде! Ә сез аның өстеннән таптап үтәсез. Ни хакыгыз бар шулай эшләргә? Нишлисез сез, балалар? Җиңүнең нәрсә бәрабәренә яулануын онытмасагыз икән!» – ди иде.
Сезне әнкәйнең яшь әнисе язмышы кызыксындыра торгандыр. Сорадым ул хакта үзеннән, кызганычка, элемтә өзелгән. Шулай да әнкәй кемнеңдер үзен эзләвен хәтерли. «Зиннурга кияүгә чыккач берничә елдан соң авылга хат килде. Мөгаен, яшь әни мине эзләгәндер. Ул бит бала көтә иде. Кайнанам: «Туган саны арттырып йөрмә!» – диде. Йөрәгем әрнесә дә, бу хакта башка сүз катмадым. Куып чыгарыр дип тә курыктым», – диде әнкәй. Без дә эзләтә алмадык, чөнки «яшь әни»нең исем-фамилиясен, Ленинград камалышыннан соң кай тарафка юл тотуын белмибез. Бары тик «бу дөньяда кан туганыбыз бар» дигән уй белән яшибез.
Әнкәебез балалар, оныклары тәрбиясендә кадерле кеше булып, 2013 елның 7 январена кадәр яшәде. 6 январьда төнге 12 тулганда соңгы сулышын алды. Рәхмәт, барыбызга да хәер-фатихасын, үгет-нәсыйхәтен җиткереп, Бер Аллаһка гыйбадәт кылып, тормышыннан канәгать булып күчте ул бакыйлыкка.
(Әнкәемнең якты истәлегенә багышлыйм)
Әнфисә Фәйзетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев