Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Аллаһы Тәгалә мине яратса, матур җәйдә, сандугачлар сайраган вакытта үлеп китсәм ярар иде", дип теләде

Әлфия Авзалованың кызлары Зөлфия белән Гүзәл әниләренең өчесен ул яшәгән өйдә үткәрделәр. "Әнине җирләгән көнне шулкадәр сандугачлар сайрады. Сүз әйтергә бирмиләр - сайрыйлар, - дип искә ала татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым әнисенең җеназа мәрасиме уздырылган көнне. - Икенче көнне зиратка бардык. Сайрыйлар. Әни гел: "Аллаһы Тәгалә...

Әлфия Авзалованың кызлары Зөлфия белән Гүзәл әниләренең өчесен ул яшәгән өйдә үткәрделәр.


"Әнине җирләгән көнне шулкадәр сандугачлар сайрады. Сүз әйтергә бирмиләр - сайрыйлар, - дип искә ала татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым әнисенең җеназа мәрасиме уздырылган көнне. - Икенче көнне зиратка бардык. Сайрыйлар. Әни гел: "Аллаһы Тәгалә мине яратса, матур җәй көннәрендә үлеп китсәм ярар иде, - дип әйтә иде. - Сандугачлар сайраган вакытта", дип. Ул әйткәнчә булды да - Изге айда үлеп китте. Әнинең урыны җәннәттә дип ышанам".



17 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залыннан Әлфия Авзалованы 2 меңләп кеше озатты. Яңа татар бистәсе зиратына барырга дип билгеләнгән ике автобуска сыймаган халык такси яллап зиратка килә. "Кичке җиделәргә кадәр халык агымы тынып тормаган, без әнине җирләп кайтып киткәч, кабере янына 500ләп кеше килгән. "Демонстрация кебек иде", дип әйттеләр", - дип сөйли Зөлфия ханым.

http://intertat.ru/tt/



Ул Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиевтән башлап, республиканың барлык җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Аның Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да, Филармония директоры Кадим Нуруллинга да рәхмәтләре чиксез.



"Әни кешеләргә рәхмәтле була белде. Без апам белән әни кебек булырга - кешеләргә рәхмәтле булырга тырышабыз. Әни авырып ятканда сәдакалар тараттык, догалар укыттык. Үзебезчә тырыштык инде. Аллаһ кабул итсен инде, әнинең урыны җәннәттә булсын", - ди Зөлфия.



"Без әнине үзе хыялланганча җирләдек. Үлемтекләре әле дә тора - ул аны үзе алган булган, - дип дәвам итә ул. - Әни бит әйтте: "Мине кәфенлек белән түгел, концерт күлмәгем белән озатыгыз", диде. "Халык мине күрсен, озатканда җырларым яңгырап торсын", диде бит. "Бәлки мөселманнар бигүк риза да булмаслар, әмма мин халык җырчысы - халык мине үзе озатырга тиеш", диде Шуңа күрә купшы җеназа мәрасиме уздырдык".



Әлфия Авзалова үзен җирләү тәртибе һәм "концерт күлмәге" турында күп кешеләргә әйтеп калдырган. "Соңгы ун елда ул гел шуны әйтте. "Мин үлеп китсәм", дип гел үлеме сөйли иде", - ди Зөлфия.



Әлфия Авзалованың ике кызы - Гүзәл белән Зөлфия - балалары белән бергә зиратка көн саен йөриләр. Якшәмбе көнне, зираттан кайтышлый, Илһам Шакиров янына да кереп чыкканнар. "Илһам абыйның бит янында утыру да рәхәт. Әни белән утырган кебек булдык. Биш минутка дип кергән идек - бер сәгатьләп утырылды", - ди Зөлфия.



Әлфия Авзалова авыр хәлдә хастаханәдә ятканда кызлары аны, сиделкалар ялламыйча, чиратлап үзләре генә сакладылар. "Әни, мәрхүмкәебез, кырык көн ятты. Ул бит бөтенесен аңлап ятты, күреп ятты. Без аның белән көн-төн җырлый идек", - ди Зөлфия.



Ул хәзер әнисе бүлмәсендә, әнисе яткан урында йоклый. Әнисенең төшенә кермәвен ризалыгыннан дип ышана. "Әле гүрдә өч көн генә, бездән риза булып ятадыр", - ди.



"Әни безне беркайчан да алдашмагыз, беркайчан да урлашмагыз, дошманга да "Исән-сау бул" дип әйтегез, дип өйрәтте. "Бөтен кешегә яхшы булып бетә алмасаң да, Аллаһы Тәгалә бөтенесен күрә", дия иде. "Кеше ни генә әйтсә дә, аңа каршы начар сүз әйтмәгез" дип өйрәтте. "Синең миңа эшләгән бар усаллыкларыңны кичерәм диюең белән син Аллаһның рәхмәтенә ирешәсең", дия иде. Үзе дә шулай яшәде - бу безгә дә күчкән. Урыннары оҗмах түрләрендә булсын!" - ди Зөлфия.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев