Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аллергиядән котылып буламы?

Замана авыруы турында Чаллы аллерголог-иммунологы Светлана Фәрхетдинова сөйләде.

Агачлар шаулап яфрак ярган чак. Беренче хуш исле чәчәкләр. Табигать уяна. Менә бит ул язның иң матур, иң ямьле чагы! Әмма кайберәүләр аны, ни кызганыч, куркып каршы ала. Хәтта өйләрендә качып утыручылар да бар, ди табиблар. Сәбәбе – аллергиядә. Вакытында дәваланмасаң, азып, көчәеп китүе ихтимал. Замана авыруыннан дәва бармы? Аңа ничек каршы торырга? Чаллы аллерголог-иммунологы Светлана Фәрхетдинова белән сөйләштек. 

Каен серкәсенә аллергия киң таралган 
Аллергия белән җир йөзендә һәр дүртенче кеше интегә. Ул симптомнары белән бераз ОРВИга да охшаш. Әмма температурасыз уза. Дәвамлы. Табиб Светлана Фәрхетдинова аллергияне кеше иммун системасының характеры дип атый. Ягъни организм аллерген белән очрашкач, «котыра», көрәшә башлый. Нәтиҗәдә, ул сәламәтлектә чагыла. Томау төшә, борыннан ага, күзләр кызара, яшь ага, ютәлләтә, сулыш алу кыенлаша, хәтта Квинке шешенүе, анафилактик шок булырга мөмкин. 

Күпләрнең аллергиясе каен серкәсенә. Быел ул апрель азагында активлашты. «Яз иртә килде. Каен да иртә бөреләнде. Җил серкәне тиз таратты. Шуңа каенга аллергия бик агрессив булды», – ди аллерголог. Хәзер генә каен тынычланды. Аннан башка күпме агач-куак, үсемлек бар бит! Май аенда имән серкәләре оча башлады. 

«Җил серкәләрне 500 километрга кадәр очыртып барырга мөмкин. Шуңа күрә кайберәүләр каен, имән янында яшәмәсә дә, аллергиядән интегә», – ди Светлана Фәрхетдинова. 

Нишләргә соң? Ничек котылырга бу афәттән? Даруханәдә препаратлар тезелеп киткән. Хәтта табиб ярдәменнән башка да алып эчәргә мөмкин. Әмма аның файдасы вакытлыча гына. Икенче елга чир тагын әйләнеп кайта. Җитмәсә, симптомнар да көчәя. Аллергиядән дәвалануга бик җитди карарга кирәк, ди табиб. 
Аллергия вакытында бераз диетага утырасы була. Кишер, сыер сөте, кош-корт ите кебек аллергия чыгаручы продуктлардан да баш тартырга туры киләчәк. «Пациентлар да, аптырап: «Минем бит аллергия агач серкәсенә, азык-төлеккә түгел!» – диләр. Әмма «перекрестная» аллергия дигән төшенчә бар. Каен серкәсенә аллергиясе булган кешегә алма, кишер, соя, груша, фундук җир җиләге ашарга ярамый, чөнки аларның аллергеннары охшаш», – ди Светлана Фәрхетдинова. Урман, паркларда йөрү киңәш ителми. фатир тәрәзәсен дә ачмасаң хәерлерәк. һич юкта юеш марля элеп куярга мөмкин. Агач серкәсеннән ничек тә сакланырга кирәк. 

Кешедә берьюлы берничә аллергия булырга мөмкин 
Аллергиягә иммун системасы какшаган кешеләр тиз бирешә. Аеруча балалар, яшьләр интегә, ди Светлана Фәрхетдинова. Аллергологка да авыру кискенләшкәч кенә мөрәҗәгать итәләр. 

«Бервакыт кабул итүгә яшүсмер егет килде. Бите шадра, кипкән, иреннәре ярылган, чәчләре коела. Әнисе сөйләве буенча, башта бала диатез белән, соңыннан экзема белән интеккән. Бераздан ринит башланган. Әзрәк торгач – конъюктивит. Ахыр чиктә – астма. Сәбәбен белмиләр. Тикшерә башлаган идек, очына чыгарлык түгел. Берьюлы берничә аллергия булып чыкты», – ди белгеч.

Гадәттә иң беренче табиблар сораштыру үткәрә. Аллергиянең сәбәбен ачыклыйлар. Кирәк очракта тест ясаттыралар. Сиптомнарны алу өчен антигистамин, гормональ препаратлар, борынны юдыру сулары тәкъдим итәләр. Хәл яхшыргач, иммунитет күтәрү буенча эшлиләр. 

«Бер кызны әнисе ияртеп килде. Озын кофта кигән. Кулларын яшерә, ояла. Карар җире юк. Тәне бозылып беткән, урыны-урыны белән ярылган, суланып тора. Җитмәсә, кычыта, ди. Бала йончыган, күренеп тора. Аллергиясе өй тузаны талпанына булып чыкты. Аңа дәвалану схемасы төзедек. АСИТ-терапия кулландык. Кыз бала күзгә күренеп үзгәрде. Икенче килгәндә футболкадан гына иде, бизәнгән, йөзе балкый», – дип сөйли табиб. 

Нәрсә соң ул АСИТ-терапия? Организмга әз-әзләп аллерген кертеп дәвалау дигән сүз. Заманча дәвалау методикасы. Әйтик, каен серкәсенә аллергия булса, пациентлар әз-әзләп каен аллергены эчә башлый. Табиб дозасын үзе билгели. Аны аллергия башланганчы өч ай алдан эчәргә кирәк. Шул рәвешле иммун системасы аллергенга әкренләп ияләшә, «котырмый», сабыр гына кабул итә. 

Пациент табиб әйткәннәрне төп-төгәл үтәсә генә терапия нәтиҗәле була. Дәвалану өч елга сузыла. 
«Әлеге иммунотерапиянең нәтиҗәсе бар. Аллергия белән интеккән ир-атны дәваладык. Аның сүзләренчә, аллергиясе песиенә иде. Әмма тикшерә башлагач, төп аллерген өй тузаны талпанына булып чыкты. Песине туганнарына күчереп тордык. Тузан талпаны аллергенын эчә башлады. Иммун системасы ныгыды. Беләсезме, ике елдан соң ул песие белән кабат очрашты. Аның тузан талпанына да, песиенә дә аллергиясе бетте», – ди иммунолог.
Әлеге терапия иммун системасын дөрес эшләргә өйрәтә, аны аллергенга ияләштерә. Бүген хастаханәләрдә вакцина ясатырга да тәкъдим итәләр. Әмма ул симптомнарны гына ала, чирне бетерми. Светлана Фәрхетдинова аның сәламәтлек өчен зыянлы булуы мөмкин ди. Ул тора-бара ачыкланырга мөмкин. Шуңа күрә аллергияне дәвалауга җаваплы карарга киңәш итә. Иң беренче табибка мөрәҗәгать итү кирәк. 

Аллергия бирүче продуктлар: 
Казылык, шулпа, балык, балык уылдыгы, диңгез продуктлары, майонез, кетчуп, горчица, сыер сөте, йомырка, кош-корт ите, сыр, чикләвекләр, кишер, чөгендер, торма, сельдерей, редис, кузгалак, шпинат, томат, баклажан, маринадланган помидор һәм кыяр, кызыл алма, персик, гранат, хөрмә, йөзем, киви, ананас, кавын, карбыз, җир җиләге, кура җиләге, карлыган, газланган эчемлекләр, квас, кофе, шоколад, какао, туңдырма, бал. 

Аллергия бирүче агачлар һәм үсемлекләр: 
Март-май: каен, өрәңге, имән, тирәк һ.б. 
Июнь-июль: арыш, бодай, солы, арпа, тимофеевка, ковыль һ.б. 
Август-сентябрь: чүп үләне, амброзия, алабута һ.б. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина табиб аллергия