Шəhри Чаллы

Аллергиядән ничек сакланырга?

Аллергиядән интеккән кешеләр өчен авыр чор башланды. Агачлар бөреләнгән, үсемлекләр чәчәк аткан чорда күпләр күздән яшь агу, төчкерү, томау төшүдән зарлана. Аларга нинди саклану чаралары кулланырга һәм, гомумән, аллергия авыруының киң таралыш алуы нәрсәгә бәйле? Шушы турыда без республиканың Клиник иммунология үзәге мөдире, югары категорияле табиб иммунолог-аллерголог Алексей Лунцов белән...

Аллергиядән интеккән кешеләр өчен авыр чор башланды. Агачлар бөреләнгән, үсемлекләр чәчәк аткан чорда күпләр күздән яшь агу, төчкерү, томау төшүдән зарлана. Аларга нинди саклану чаралары кулланырга һәм, гомумән, аллергия авыруының киң таралыш алуы нәрсәгә бәйле? Шушы турыда без республиканың Клиник иммунология үзәге мөдире, югары категорияле табиб иммунолог-аллерголог Алексей Лунцов белән сөйләштек. - Алексей Владимирович, соңгы ун елда аллергия дигән авыру тагын да ешрак очрый башлады кебек. Моның сәбәбе нидә икән? - Бу чыннан да шулай. Алай гына да түгел, XXI гасыр башында авыручылар саны һәр ун ел саен икеләтә артты. Чөнки яшәү рәвеше, гигиена шартлары, туклану яхшырды, әмма икенче яктан табигый микрофлора белән бәйләнеш чикләнелде. Ә бит әлеге бәйләнешкә без гасырлар буена ияләштек. Иммун системасы микробларны һәм паразитларны һәрдаим очратып, алар белән көрәшеп ныгый иде. Нәтиҗәдә, яшәү шартлары яхшыргач, моңа кадәр зарарсыз булып саналган матдәләргә организмның сизгерлеге артты. Әлеге матдәләр дигән вакытта нинди дә булса химик ингредиентларны, ризык, йон, тузан, чәчәк серкәсе яки хайваннарны аңларга кирәк. Тормыш шартлары начар булган, инфекцияләр, һәр төрле авырулар мыжгып торган Африка илләрендә аллергия сирәк очрый. Чөнки андагы халыкның иммун системасы бөтенләй башка проблемалар, инфекцияләр белән көрәшә. Ә Европа, АКШ һәм Россия кебек алга киткән илләрдә аллергиядән интегүчеләр, киресенчә, елдан-ел арта. Мәсәлән, астма белән бәйле проблемаларның 10-15 процент кешедә очравы билгеле. - Ризыкка аллергия, атопик дерматит һәм поллиноз бер-берсеннән нәрсә белән аерыла? - Атопик дерматит - тән тиресенең ялкынсынуы. Бу, гадәттә, сабыйларда беренче тапкыр ризык куллана башлаганда күзәтелә. Еш кына төп аллерген булып сыер сөтендәге аксым тора. Шушы ук күренешне ризыкка булган аллергия дип тә аңларга була. Ләкин монысының төп аермасы шунда - ул төрле характерда булырга (тиз уза торган, кискен, озакка сузылучан), хәтта анафилактик шокка кадәр җитәргә мөмкин. Ә поллиноз - ел фасылына бәйле аллергия. Бу билгеле бер үсемлекләрнең һәм агачларның чәчәк аткан вакытына туры килә. Иң элек ул аллерген һава аркылы күзгә, борынга, сулыш юлларына эләгә. - Атопик аллергиядән интеккән балаларда авыру билгеләре үсә төшкәч тулысынча бетәме, әллә ул зуррак формага - поллинозга күчәме? - Бу чыннан да мөһим сорау. Дөрестән дә, билгеле бер вакыттан соң аллергия билгеләренең эволюциясе башланырга мөмкин. Аны хәтта балаларда «атопический марш»­ дип тә йөртәләр. Сабый чагыннан ук билгеле бер ризыкны кабул итмәгән организм ике-өч яшькә һава белән бәйле аллергеннарга - тузанга, чәчәк серкәсенә сизгерлеген арттыра. Алга таба балада астма да башланырга мөмкин. Әмма барлык балада да шулай була, дип кистереп әйтергә ярамый. Бәхеткә, ризыкка, мәсәлән, шул ук сыер сөтенең аксымына булган аллергия еш кына уза да. Әлеге аллергиядән яшүсмер вакытта котылырга мөмкин. Тик билгеле бер төрдәге ризыкларга аллергия гомер буена сузыла ала. Мәсәлән, диңгез ризыкларына һәм арахиска. - Иммун системасы башта ук билгеле бер матдәгә сизгер буламы? Гомумән, булачак ата-анага профилактика максатыннан ни дә булса эшләргә кирәкме? - Аллергия реакцияләренә каршы иммунитетның җавабы - катлаулы процесс, чөнки ул күп геннарның эшчәнлеге белән бәйле. Әгәр аллергия әни яки әти кешедә генә күзәтелсә, балада бу авыру башлану куркынычы - 30 процентка, икесендә дә булса, 80 процентка кадәр арта. Профилактика дигәндә, мөһим факторларның берсе - булачак ананың тәмәке тартмавы. Аннан соң тикшеренүләр күрсәткәнчә, авыл балалары аллергия белән сирәгрәк авырый. Чөнки алар кечкенәдән үк хайваннарны күреп, белеп, тотып карап үсә, җир, туфрак белән бәйләнешләре тыгызрак була. Шәһәр баласы исә гомеренең беренче айларында бөтенләй стериль шартларда тәрбияләнә. Аннан соң күкрәк сөте белән дә мөмкин кадәр озаграк тукландырырга кирәк. Ким дигәндә - алты ай. Иң яхшысы, әлбәттә, сабыйның 1,5 яшькә кадәр күкрәк сөте ашавы яхшы. - Хәзерге вакытта актуаль темаларның берсе - язгы аллергия турында да берничә киңәш аласы килә иде. - Язгы аллергиянең төп билгеләре - күздән яшь агу, кычыту, бит һәм тән шешенү, томау төшү, туктаусыз төчкерү. Беренче тапкыр күзәтелгәндә, авыру үз-үзенә дөрес диагноз куя алмаска да мөмкин. Шуңа күрә әлеге билгеләр вакытында тән температурасы югары булмаса, шушы халәт атнадан артыгракка сузылса, табиб-аллергологка барырга кирәк. Ул авыруның хәле начарланган чорда махсус тестлар ясарга, кан тапшырырга тиеш була. Нинди препарат кулланырга кирәклеген исә һәр кешегә карата индивидуаль хәл ителә. Әгәр аллергия һәр яз саен кабатлана икән, авыру үз табибы белән киңәшләшеп, алдан ук саклану чараларын күрергә тиеш. Мондый очракта үзенчәлекле монотерапия үткәрү яхшы. Бу дәвалауны агачлар бөреләнә, чәчәкләр ата башлаганчы ике-өч ай алдан башлыйлар. Ул билгеле бер, мәсәлән, каен чәчәге серкәсе аллергенын организмга аз-азлап арта барган дозада кертүдән гыйбарәт. Моның өчен инъекция, дару төймәсе, махсус тамчылар файдаланыла. Мондый дәвалау фонында организмның реакциясе үзгәрә. Һәм бу яңа типтагы аллергия барлыкка килмәсен, шулай ук астманы дәвалау өчен профилактика да булып тора. ///shahrikazan.ru///

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: