Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Альмир Абашев: Чаллыда коронавируска бәйле вазгыять җайга салына башлады

Шәһәрдә яшәүчеләрнең планлы стационар ярдәмне дәвалау учреждениесендә алу мөмкинлеге бар.

Чаллының 5нче шәһәр хастаханәсе гадәти эш режимына кире кайта һәм вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале булудан туктый. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Чаллыда 5нче шәһәр хастаханәсе үзенең планлы профиль эшчәнлегенә күчә, бу шәһәр халкына планлы стационар ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Абашев.

Ул Чаллыда коронавируска бәйле вазгыятьнең катлаулы булуын искәртте. «Автокалада вазгыятьнең киеренке булуын барыбыз да беләбез, һәм хастаханәнең планлы эш режимына күчүе – вазгыять яхшы якка үзгәрүнең беренче билгесе, без моны үз гамәлләребез белән раслыйбыз», - диде министрның беренче урынбасары. 

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев