Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алсу Фазлыеваны нинди үлән аякка бастырган?

Алсу атлап йөри алмый башлаган булган.

Алсу Фазлыева интстаграмга канлы үлән — чистотел фотосын куйды. Бу үлән җырчыга бик ярдәм иткән икән.

«Кечкенә чакта табан астыма бик күп сөялләр чыккач, атлап йөри алмый, хәтта аякка баса алмый тилмергән идем. Нәрсә генә эшләтеп карамадык. Ахырдан, кемнеңдер киңәше буенча, чистотел (канлы улән дибез, үзебезчә) сөрткән идек (тамырын — анлы өлешен). Алланың рәхмәте, сөялләр бетте бит. Яндыру эффектына ия икән. Бүген шуның үскәнен күреп, барып кочаклыйсым килеп китте. Әле тагын әллә нинди дәвалауларга иядер?» — дип язып калдырган җырчы.

 

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев