Алты эшче янып үлгән
Алар авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләгәннәр.
Алабуга районы Малореченский поселогында янгын чыга. Нәтиҗәдә баракта авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүче 6 кеше янып үлә.
Барак терлекчелек комплексы территориясендә урнашкан. Анда 39 кеше яши торган булган. 33 ир-ат бинадан чыккан, калганнары үлгән.
Янгын чыгуның сәбәпләре һәм шартлары тикшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев