Шəhри Чаллы

Алтын көзгә күчү чоры гына...

Хатын-кызны тасвирлаганда, рәссамнар да, шагыйрьләр дә аның яшьлегенә, гүзәллегенә мәдхия җырларга ярата. Ләкин яшьлек - гомернең бары тик бер мизгеле. Табигатьтә ел фасыллары алышынган кебек, хатын-кыз тормышында да тәүге яз - ямьле җәйгә, алтын көз ак кышларга күчә. Табиблар телендә хатын-кызның гомер көзенә атлап кергән мәле климакс дип атала. Әлеге...

Хатын-кызны тасвирлаганда, рәссамнар да, шагыйрьләр дә аның яшьлегенә, гүзәллегенә мәдхия җырларга ярата. Ләкин яшьлек - гомернең бары тик бер мизгеле. Табигатьтә ел фасыллары алышынган кебек, хатын-кыз тормышында да тәүге яз - ямьле җәйгә, алтын көз ак кышларга күчә. Табиблар телендә хатын-кызның гомер көзенә атлап кергән мәле климакс дип атала. Әлеге чорны сәламәт килеш, күтәренке рух белән үткәрү өчен табиблар нинди киңәш бирә? Бу хакта 1нче хатын-кызлар консультациясе мөдире Луиза Васильевна Кулева белән сөйләшәбез.

- Луиза Васильевна, әңгәмәбезне климакс сүзенә кыскача аңлатма бирүдән башласак, дөресрәк булыр. Әлеге чорны халык телендә хатын-кызның "картаюына" бәйлиләр. Бу ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?

- Сүз дә юк, әлеге бәяләмә күпмедер дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә. Чөнки биологик күзлектән караганда, климакс башлану хатын-кызның күрем күрүе тукталып, репродуктив чордан бәбигә уза алмау стадиясенә күчүен аңлата. Күкәйлекләрдә җенси гормоннар, ягъни эстрогеннар өлгерми башлый һәм әлеге органнар үзләренең төп функцияләрен үтәүдән туктый. Нәтиҗәдә, күләмнәре дә кечерәя. Һәркемгә билгеле булганча, хатын-кызның яшьлеген, җенси яктан актив яшәешен эстрогеннар тәэмин итә. Ләкин монда борчылу яки куркып калу өчен бернинди сәбәп тә юк. Чөнки климакс- авыру да, куркыныч хаста да түгел, ул хатын-кызның бер физиологик халәттән икенчесенә күчү чоры гына.

- Табиблар күзлегеннән караганда, әлеге чорга күчү уртача ничә яшьтә табигый санала?

- Күпчелек хатын-кызларда соңгы күрем күрү 47-48 яшьләрдә башланып, 50-52 яшьтә климакс чорына күчә. Хәер, әлеге кысадан читкә тайпылу очраклары да җитәрлек. Бу хатын-кыз организмында эстрогеннар күпме күләмдә өлгерү һәм әлеге эшчәнлекнең ничә яшькә кадәр дәвам итүенә бәйле. Әйтик, 57-60 яшьләрдә дә бәби тапкан хатын-кызлар - уникаль үзлеккә ия булучылар. Дөрес, тормыш-яшәү шартлары яхшыру, сәламәтлек саклау, дәвалау ысуллары камилләшү дә репродуктив мөмкинлекләрдә чагылыш тапмый калмый. Уртача гомер озынлыгының елдан-ел артуы моңа менә дигән дәлил. Әйтик, урта гасырларда хатын-кызның гомер озынлыгы 40 яшькә дә җитмәгән һәм, нигездә, климакс чоры башлану белән тәңгәл килгән. Ә бүгенге көндә бу яшьтә әле балалар үсеп җитеп, үзең өчен ныклап яши генә башлыйсың. Гомумән, 48-50 яшь гомернең иң тыныч, рәхәт елларына туры килә, дигән фикер белән табиблар да тулысынча килешә. Үз сәламәтлегеңә игътибарлы булганда, климакс чорында да тулы канлы тормыш белән яшәргә була.

- Ләкин бит тормышта әлеге чорны бик авыр итеп үткәрү, физиологик үзгәрешләрнең психологик тайпылышларга китерү очраклары да җитәрлек. Климактерик синдром нәрсә ул?

- Сүз дә юк, организмда җенси гормоннарның булмавын төрле организм төрлечә кичерә. Бигрәк тә, кинәт кенә эштән туктап, бөтен яшәешләре өйдә аш пешереп, савыт-саба юып һәм көннәр буе телевизор карауга кайтып калган хуҗабикәләр климакс чорында югалып кала. Күпләр, үзенең юктан да кәефе кырылуын, кызып китүен, өйдәгеләргә әледән-әле үпкәләвен картая башлавы, шуңа күрә беркемгә дә кирәк түгеллеге белән бәйләп, күңел төшенкелегенә бирелә. Моңа тәненең әледән-әле кызышуы, бер сәбәпсез тиргә батуы, баш авыртуы, йокысызлыгы өстәлә. Күңелен күтәрү өчен, вакытлы-вакытсыз татлы ризыклар белән чәй эчү исә тазаруга китерә. Тора-бара иренең дә игътибары кими һәм үзара мөнәсәбәтләр акрынлап сүлпәнәя. Күңел ярсулары белән япа-ялгызы калган хатын-кызның еш кына психикасында да тайпылышлар башлана. Бу халәт климактерик синдром дип атала һәм кичекмәстән гинекологка күренү зарурлыгын искәртә.

- Гормональ терапиянең әһәмиятенә дә ачыклык кертсәгез иде.

- Медицина бер урында тормый. Бүген климактерик синдром халәтендәге хатын-кызларга ярдәмгә килүче препаратлар, витаминнар, хәтта җенси мөнәсәбәтләрне җайга салучы гормоннарның киң ассортименты тәкъдим ителә. Организмның эстрогеннарга ни дәрәҗәдә бәйлелегеннән, физиологик халәтеннән, кан басымыннан, кан составындагы глюкозаның, холестеринның микъдарыннан чыгып, табиб дәвалау курсы билгели. Гомумән, гормональ терапиянең климактерик синдромнан арындырудагы роле бөтендөнья медицина галимнәре тарафыннан гына түгел, соңгы 10-15 елда безнең гинекологларның дәвалау тәҗрибәсе белән дә расланды. Ләкин дәвалау курсы өчен билгеләнгән теге яки бу гормон һәр хатын-кыз өчен аерым булырга һәм барлык параметрлар буенча җентекләп тикшерү узганнан соң гына билгеләнергә тиеш. Бер организм өчен яраклы гормонның икенче хатын-кыз өчен зыянлы булуы да мөмкин. Әйтик, аналыгында яки күкәйлекләрендә киста, миома ачыкланган пациентлар өчен гормоннар катгый тыела! Ясалма эстрогеннар куллану аларның аналыгыннан кинәт кан китүгә, башка кизүләргә сәбәп булырга мөмкин. Гомумән, гормоннарның төгәл дозасы, вакыт дәвамлылыгы билгеләнгәннән соң да пациент һәрдаим табиб контролендә булырга тиеш.

- Репродуктив чорның күпкә иртәрәк, ягъни 40-42 яшьтә тукталуын табиблар нәрсә белән аңлата һәм мондый тайпылыш аеруча кемнәргә яный? Мондый хатын-кызларга табиб киңәшләре нидән гыйбарәт?

- Кагыйдә буларак, җенси мөнәсәбәтләргә бик яшьтән кергән, өстәвенә артык "актив" һәм тәртипсез яшәү рәвеше алып барган, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар белән мавыгучы һәм тәмәке тартучы хатын-кызларда климакс гадәттәгедән иртәрәк башлана. Ә мондый категориягә караган хатын-кызларның организмы бермә-бер тизрәк туза, күзгә күренеп картая. Чөнки күкәйлекләрдә эстрогеннар өлгерү тукталу нәтиҗәсендә, аналыкның сузылмалы махсус саклагыч тукымасы кибә һәм аның төрле микробларга, йогышлы бактерияләргә каршы торучанлыгы кими. Ә инде очраклы партнерлар белән җенси мөнәсәбәткә керүнең тукталмавы башта бактериаль вагинозга китерә. Аннан соң аналык муенында һәм аналык куышлыгында яман шеш барлыкка килә. Күпләренең тормышы әнә шулай аяныч үлем белән тәмамлана. Кыз баланың сафлык-пакьлеген саклау тәгълиматы асылын, үзкыйммәтен югалтып барган бүгенге заманда яшьләргә аеруча уяу булырга кирәк. Бу нисбәттән, тугрылыклы гаилә мөнәсәбәтләренең, ягъни бер даими партнер белән генә яшәүнең хатын-кыз сәламәтлеге өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен табиблар кабат-кабат ассызыклап искәртә. Ә инде 40 яшьтән соң елга ике мәртәбә гинекологка, маммологка күренүнең зарурлыгы һәр хатын-кызга билгеле. Яман шешләрнең I һәм II стадияләре бүген тулысынча дәвалануын да онытмаска кирәк. Әлбәттә, климаксның иртәрәк башлануына һәм катлаулы физиологик үзгәрешләргә китерүенә кайбер хроник авырулар да сәбәп булырга мөмкин. Әйтик, калкансыман бизләрендә авыру булган хатын-кызларга әле климакс башланганчы, күпкә иртәрәк гинекологка күренеп тору, менапауза чорына табиб билгеләгән профилактика чараларын төгәл үтәү шарт. Әлбәттә, кемгәдер психолог киңәше дә кирәк булырга мөмкин.

- Луиза Васильевна, бүген климакс чорына якынлашып кына килүче хатын-кызларга да файдалы киңәшләрне ишетәсе килә. Әлеге чорны, ягъни "картаю"ны бераз кичектереп буламы?

- Әлбәттә, һәркем яшәешен үзе билгели. Балачактан алып, картлыкка кадәр. Иң мөһим шарт - сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Һәр иртәгез физик күнегүләрдән һәм коенып чыгудан башлансын. Ял көннәрегездә булса да компьютер "коллыгы"ннан азат булырга тырышыгыз. Кышларын - чаңгыда, тимераякта шуыгыз, җәйләрен саф һавада йөреп, йөгереп үткәрегез. Урман һавасын сулап, гөмбә-җиләк җыеп, гомумән, табигать кочагында хозурланып кайтырга да вакыт табыгыз. Йокыгыз сәламәт һәм татлы булсын дисәгез, һәрчак бер вакытта йокларга ятыгыз. Организм өчен азмы-күпме физик эш тә зыян итми. Ләкин чалт кояш астында әлсерәп, хәлдән тайганчы бакчада эшләү ул - сәламәтлеккә зыян гына. Йөрәккә дә, буыннарга да файда түгел. Өлкән яшьтә боларның барысы да үзен сиздерәчәк. Тагын бер мөһим шарт: экологик яктан чиста азыклар, яшелчә, җиләк-җимешләр белән генә тукланыгыз. Артык тозлы, баллы ризыклардан, эшкәртелгән, ысланган ит, балык эшләнмәләрен ашаудан бөтенләй тыелыгыз. Мөмкин булганча, даими курслар белән песи үләне (валериана), сукыр кычыткан (пустырник), лимон бөтнеге (мелисса) җыелмаларын эчегез. Лимон бөтнеге кан тамырларындагы төерләрне тарата, веналардагы кан әйләнешен яхшырта. Тукранбаш (клевер) һәм кандала үләне (донник) кушылган чәй организмдагы эстрогеннар микъдарын арттыра. Гомер буе дару эчүчеләргә исә организмнарын зарарлы калдыклардан чистартучы үләннәр төнәтмәсен эчәргә тәкъдим итәр идем. Әйтик, расторопша үләне агулы токсиннардан тулысынча чистарту белән бергә иммунитетны ныгыту үзлегенә ия. Әлеге файдалы киңәшләрне куллану әлләни күп вакыт та, көч тә таләп итми. Үзегезне яратсагыз, яшьлек чорын озаккарак сузасыгыз килсә, боларның кайберләре генә булса да көндәлек яшәешегезнең аерылгысыз юлдашларына әйләнер. Үзегезне яратыгыз, организмыгыз искәрткән һәр "шалтырау"га игътибар итегез! Сәламәт булыгыз!

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Рәзинә Насыйбуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: