Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Алып баручы Альбина Асылгәрәева: «Тест ясамасам, миндә коронавирус икәнне беркем белми иде»

“Эфир” телевидениесенең “Город” тапшыруын алып баручы Альбина Асылгәрәева: “Үз инициативам белән тест ясамасам, миндә коронавирус икәнне беркем белми иде”.

Коронавирус белән авыруын ул үзенең инстаграм битендә хәбәр итә.
“Ковидка тест ясадым, ул уңай булып чыкты. Анализ бирүемнең сәбәбе: температура, томау, ангина, тимгелләр чыкты, ис һәм тәмне сизми башладым. Тестны түләүле үттем. Өйгә чакырткан сырхауханә табиблары аны ясаудан баш тартты. Әмма ике атнага больничный һәм ОРВИдан дәвалану яздылар. Минем анализ Роспотребка барып җиткәч, алар «Өйдә утырыгыз. Карантин!» кебегрәк язу җибәрде. Иң кызыгы: үз инициативам белән тест ясамасам, миндә коронавирус икәнне беркем белми иде. Мин дусларыма, эшкә йөргән булыр идем, әбиемә дә барган булыр идем. Менә шундый хәлләр. Үзегезне саклагыз, бу зараза әле янәшә.
Өйдә утырам. Ардырды. Ис сизү акрынлап кайта. Икенче тест ясадым. Ул тискәре булыр дип ышанам”,- дигән Альбина.
Ә без аның тизрәк сәламәтләнүен телибез.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев