«Америкада милли күлмәк һәм калфактан йөрим»
Калифорниядә гомер итүче шәһәрдәшебез Вәсилә Микрюкова белән әңгәмә оештырдык.
Чаллыдан 10 мең километр ераклыкта яшәсә дә, татар телен, гореф-гадәтләрен онытмый ул. Милли күлмәкләрен киеп, калфагын тагып урам буйлап йөрергә ярата. Сүзебез Американың Калифорния штатында гомер итүче шәһәрдәшебез Вәсилә Микрюкова турында. Әле күптән түгел ул милләттәшләр белән бергә гөрләтеп Сабан туен уздырган. Шалтыратышып ике сәгать сөйләштек.
– Америкада да гореф-гадәтләрне онытмыйсыз. Кунаклар күп килдеме?
– 500дән артык кеше иде. Нью-Йорктан гына 40лап кунак. Сан-Францискодан фургонына өчпочмак, чәкчәк, кыстыбый, пәрәмәчләр төяп Чаллы кызы Лилия килде. Ул Америкада милли ризыклар кафесы ачты. Татар эстрадасы җырчысы Гөлназ Батталова да бар иде. Икенчегә авырлы булуына карамастан, ул җырлары белән «кыздырды». Сабан туе Лос-Анджелесның матур бер паркында узды. Капчыкта сикерү, көянтә белән йөгерү, йомырка салынган калак кабып йөгерү, бау тарту – бөтен уеннар да бар иде. Татар һәм башкорт колоритлары белән ике юрта урнаштырдык. Келәмнәр элеп куйдык. Татарстан сувенирлары белән ярминкә дә бар иде. Шулхәтле күңелле булды. Оештыручысы – «Туганлык» татар һәм башкортлар ассоциациясе. Бәйрәмне алып баручыларның берсе Чаллы кызы Алсу иде. Кунакларны Чаллы егете Илсур уйнатты. Чаллы активистлары җыелган диярсең.
– Америкада ничә ел яшисез? Чаллыны сагынмыйсызмы?
– Дүрт ел яшим. Башта кызым күченеп китте. Ул чит телләр буенча укыган иде. «Әйдә, кил, сиңа ошаячак», – дип мине дә чакыра башлады. Өч атнага гына барган идем... Башка дөньяга эләктеммени?! Сагыну дигәннән, сагынырга вакыт та юк. Киресенчә, монда мин ачылып киттем. Милләтем өчен горурлык хисе уянды. Милли күлмәкләремне киеп, калфагымны тагып рәхәтләнеп паркларда йөрим. Үткән-киткән кешеләр елмаеп карап калалар. Ә эчемдә горурлык хисе. Миңа: «Татарлыгың белән чит илдә мактанып йөргәнче, Татарстанда йөр!» – диләр. Мин илемне ташламадым. Милләтемә дә хыянәт итмәдем. Галәмебез зур һәм анда бөтен кешегә дә урын бар. Безнең милләтебез, татар телебез турында башка илләрдә дә белергә тиешләр. Әгәр дә кешенең тормышын үзгәртергә теләге бар икән, монда аның бернинди дә гаебе юк. Эзләнгән кешегә Аллаһы Тәгалә юлын ача гына.
– Инглиз телендә аралашасызмы?
– Чит телне начар беләм. Әмма монда аралашу өчен дусларым бик күп. Күршеләрем дә, танышларым да рус һәм татар телендә сөйләшәләр. Берсендә калкулыкларга йөгерергә чыккан идем – адаштым. Интернет юк. «Кая йөгерәм соң мин?» – дим үз-үземә куркып, әмма туктамыйм. 15 км ераклыкка киткәнмен. Каршыма гаилә очрады. Инглизчә аңлатырга тырышам. «Сез әллә рус кешесеме?» – диләр. Мәскәү кешеләре булып чыктылар. Мине өемә кайтарып куйдылар. Позитив карашлы булсаң, проблемадан чыгу юлы да табыла, күрәсезме? Туган апам: «Кызым, шулхәтле күп михнәтләр күрдең син бу дөньяда, нык бәхетле булырсың инде», – дип әйтә торган иде. Шушы сүзләрне мин гомерем буе исемдә тотам.
– Нинди михнәтләр ул, сер булмаса?
– Өч яшемдә әтисез калдым. Балачак яралары... Аннан соң гаилә проблемалары... Башымнан узганнарны беркемгә дә кичерергә язмасын. Авырлыклар белән очрашкан саен үземә «Ни өчен шулай?» дип сорау бирә торган идем. Психологияне өйрәндем, инде 20 ел буе мин энергопрактик. Шулай гына үз-үземне кулга алдым. Чиремнән дә котылдым. Дөньядан ямь табып яшим. Кешеләрне дә шулай яшәргә өйрәтәм.
– Нинди чир иде?
– Фибромиома диагнозы куйганнар иде, көчкә йөри идем. Үз-үземне өч ай эчендә дәваладым. Хроник бронхитны бетердем. Нинди генә авыр чир булмасын, бөтенесен дә җиңеп була. Төшенкелеккә бирелергә ярамый. Иң мөһиме – терелергә теләгең булырга тиеш. Иртән тору белән мин Аллаһка рәхмәт әйтәм. Кич тә: «Күзләрем күрә, аякларым йөри, 59 яшьтә чабып йөрим бит», – дип рәхмәтләремне укып ятып йоклыйм. Барысы да үз-үзеңнән тора, синең эчке халәтеңнән. Эчеңнән нур бөркелеп торса, башкалар да сиңа яхшылык белән җавап кайтара, яшәве дә җиңелрәк. Мин кешеләргә дә психологик яктан ярдәм итәм. Чаллыда хәтта бушлай курслар оештыра идем.
– Чаллыда Сез актив кешеләрнең берсе идегез шул...
– 25 ел буе тәрбияче булып эшләдем. 10 ел – балалар бакчасы бассейнында. «Эврика» балалар һәм яшүсмерләр клубында хезмәт куйдым. Чаллыда «Экорассвет» экологик хәрәкәтен оештырдым. Беренче эко-контейнерлар урнаштыру бездән башланды. Вокало-терапия курслары алып бардым. Моннан тыш, психологка, стратегик коучка укыдым. Фрейд буенча Уфа мәктәбен тәмамладым. Коронавирус вакытында РФ Президентының кайнар линиясендә эшләдем. Халыкара линиядә дә. Бушлай! Кемнәр генә шалтыратмый иде, әбиләр дә, эчкечеләр дә, авыр хәлдә калган кешеләр дә... сәгатьләр буе сөйләшә идем. Татарстан буенча мине берүземне медаль белән бүләкләделәр.
– Америкада ниләр белән шөгыльләнәсез?
– Балалар карыйм. Америкада ул «беби ситтер» дип атала. Анда 14 яше тулмаган баланы берүзен калдыру закон буенча тыела. Шуңа гаиләләр тәрбияче яллый. Минем тәҗрибәм бар, эшемне яратып башкарам. Моннан тыш, халыкара кайнар линиядә психолог та мин. Онлайн һәм оффлайн режимда консультация бирәм. Әлеге һөнәрем һәрчак минем белән янәшә. Актив тормыш алып барам. Көн саен йөгерәм. Ишегалдында джакузи, бассейн бар. Нәрсә телим – шуны эшлим. Калифорния татарлары чатын да алып барам әле. Анда 340 кеше теркәлгән.
– Америкада тагын нинди планнарны тормышка ашырырга торасыз?
– Август аенда Татарстан көнендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясе узачак. Шунда милләттәшләр белән бергә җыелышып, рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, милли ризыклар белән сыйланачакбыз.
– Чаллыга кунакка кайчан кайтасыз?
– Сентябрьдә Казанда узачак татар конгрессына чакыралар. Кайтып булырмы-юкмы – әлегә билгесез. Эшлим бит. Вакытын да җайларга, чыгымнарны да уйларга кирәк. Чаллыга кайтсам, «Шәһри Чаллы»га кунакка килми калмаячакмын.
Шәхси фотолар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев