Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Амур өлкәсендә Чаллы йөртүчесен үтергәннәр

Мәгълүм булганча, бу Сковородина шәһәреннән ерак түгел урында бер ай эчендә икенче шундый очрак. Машина йөртүчеләргә юларда сак булырга киңәш итәләр.

Амур өлкәсендә Чаллының Delko компаниясендә ерак араларга йөк ташучы булып эшләгән ир-атны үтергәннәр. Фаразлар буенча, аңа  рэкетирлар һөҗүм иткән булырга мөмкин.

Йөртүченең исә Владивостоктан резина төяп алып кайтышы булган. Юлда аны туктатып, акча сораганнар. Ир-ат аларга каршы килеп, китеп барган. Рэкетирлар аның артыннан куа киткән. Фура йөртүче аларның машинасын юл читенә кысрыклап чыгарган. Тик соңыннан үзе дә артык ерак китә алмаган, тәгәрмәчләрен һәм ягулык багын ремонтлау өчен туктарга мәҗбүр булган. Җинаятьчеләр аны башка машинага утырып куып тоткан һәм кыйнаган, тәненең төрле урыннарына пычак белән кадаган, дип хәбәр итә https://kazanfirst.ru сайты. Тикшерү органнарын исә бу очрак хакында әлегә бернинди рәсми хәбәр дә бирмәгән.

Мәгълүм  булганча, бу Сковородина шәһәреннән ерак түгел юлда бер ай эчендә икенче шундый очрак. Машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга киңәш итәләр. 

фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев