Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • АНА – БӨЕК ИСЕМ

    Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде. Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. "Билгеләп" дигән сүз бу...

    Ана! Дөньяда аннан да кадерлерәк кеше бар микән? Ничә ай карынында йөртеп, баласына гомер бирә, күкрәк сөте белән туйдыра, изге теләкләрен тели ул. Киләчәктә һәр көнне Әниләр бәйрәме итәсе, алар турында кайгыртасы иде.

    Әниләр бәйрәме 52 илдә үткәрелә икән. Бездә дә Әниләр көне билгеләп үтелә башлады. "Билгеләп" дигән сүз бу очракта бик тә туры киләдер, чөнки бөтен халыкны кузгатырлык җанлану, бәйрәм рухы сизелми шикелле ул көндә. Миңа калса бу бәйрәм, башка һөнәри бәйрәмнәр дәрәҗәсенә генә кайтып кала.

    Әниләр көне ул һәммәбезгә дә кагыла. Бу көнне әниләрне тәбрикләргә, янына барып җитә алсаң, теләкләр теләп, бүләк-күчтәнәчләр бирергә, читтә яшәсәң, телефоннан шалтыратып хәлен белешергә кирәктер. Ана кешегә болары да зур бүләк һәм олы куаныч. Әмма бу гына аз шикелле. Минем күп кенә илләрдә "День благодарения" дигән көнне ата-ана, әби-бабайларга рәхмәт әйтү көнен ничек үткәрүләре турында укыганым бар. Аңа алдан ук әзерләнәләр, бүләкләр сайлыйлар, иртәдән киенеп-ясанып, әти-әни, әби-бабайларга баралар. Иң мөһиме шунда: бу - ел әйләнәсендәге иң олы бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм аңа катнашмый калу мөмкин түгел. Мондый көннең тәэсире озакка сузыла һәм өлкән буын белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта. Ә бу барыбыз өчен дә бик мөһим, чөнки буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрнең четерекле, катлаулы икәнлеге һәммәбезгә мәгълүм.

    Ата-анага хөрмәт - ул адәм балаларына гына хас булган, кешене кеше итә торган сыйфатларның берсе. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: "Җәннәт аналарның аяк астында", диелгән. Башка диннәрдә дә ата-анага ихтирам иң төп әхлакый таләпләрнең берсе итеп куелган. Кешенең үз җан тынычлыгы өчен, әнисе бакый дөньяга күчкәннән соң вөҗдан газаплары кичермәс өчен генә түгел, җәмгыятьнең ныклыгы, сәламәтлеге өчен кирәк бу. Әниләр көне, көндәлек мәшәкатьләрдән беразга арынып торып, иң кадерле кешеләребез хакында уйларга, исән чакта аларны куандырырга кирәклеген искәртү өчен барлыкка килгәндер дә.

    Һаман әнкәй, һаман шул ук әнкәй...

    Кышкы салкыннарда туңсам да.

    Шул ук әнкәй кыен чакта мине

    Юатырга кирәк булса да.

    Ап-ак чәчле шул ук ябык әнкәй...

    Олы җанлы изге теләкле.

    Кемнәр биргән аңа ай күк якты,

    Кояш кебек кайнар йөрәкне?!

    Әлеге шигырь юллары Р.Гәрәйнең "Һаман әнкәй..." шигыреннән өзек. Матур әдәбиятта аналар образы күп язучылар иҗатында чагыла. Аналарның изгелеге, күркәмлеге, олы кадере турында шигърияттә, прозада, драматургиядә нинди матур әдәби әсәрләр иҗат ителгән. Күренекле педагог В.Сухомлинский үзенең әсәрләрендә ана кешене ана казга охшата. Ана каз, сап-сары, йомшак бәбкәләрен ияртеп, яшел аланга чыга да аларны үлән чүпләргә өйрәтә, үзе, тилгән очып килмиме дип, әледән-әле күккә карый... Ә инде берәр куркыныч янаса, ысылдап, дошманына ташлана яки җәһәт кенә бәбкәләрен канат астына җыя.

    Әниләр дә шулай бит: үз баласын яклый, саклый. Күренекле язучыларыбыз Ә.Еники, А.Гыйләҗев, Х.Сарьян, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин һәм башка язучыларыбыз әсәрләрендә ананың бөеклеге, изгелеге, сабырлыгы турында дан җырлана. Аналарның олы кадере, сабырлыгы шунда: алар хәсрәтне йота белә, күтәрә ала. Алар шатлыкның кадерен белә, аны саклый ала. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык, теләсә кем үрелә алмас горурлык бар аларда. Бер хәдистә "Анаң, аннары анаң, аннары анаң, соңыннан гына атаң", диелә. Бу сүзләрнең олуг мәгънәсе бүген дә әһәмиятен югалтмаган. Әниләр көнен билгеләп үтәбез икән, димәк, ул чыннан да изге зат. Чөнки ул җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзмичә саклаучы.

    Язмамны Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның "Таң җиле" әсәреннән өзек белән тәмамласам, ул тагы да тулырак, мәгънәлерәк булыр. Ул сезне уйландырыр, ул сезгә киңәш буларак та тәэсир итәр.

    "Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел - бу әниең рухы булыр.

    Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, башаклар җырыннан әсәренеп калсаң, бел - аларда әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр.

    Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эзең калдыра алсаң, бел - болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.

    Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел - болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, "балам, бәгырь итем" дип күргән ачы газапларыннан".

    Нәҗибә Зарипова,

    китапханәче.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: