Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталына җиңел машина сатып алу мөмкинлеге бирергә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының өч оппозицион фрациясеннән бер төркем депутатлар палатага Ана капиталын җиңел машина алуга юнәлдерү мөмкинлеге канун проектын карауга юнәлтте, дип хәбәр итә INTERFAX.RU мәгълүмат агентлыгы. Авторлар 8 урынлыдан да күбрәк булмаган яңа автомобильләр алуга рөхсәт бирергә тәкъдим итә. Әлеге дәүләт ярдәмен аерым гаилә категорияләре куллана алачак: тәрбиягә балалар алган,...

Канун проектын кабул итү Россиядәге 12 елдан 7 айга кадәрле булган автомобильләрнең уртача яшен кыскартуга китерәчәк. Шул ук вакытта бу машина төзү өлкәсенә дә уңай йогынты ясыячак, диелә аңлатма язуында.

Канун проекты авторларының берсе, сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусов белдерүенчә, авыр җирлегендә һәм Россиянең төньяк районнарында автомобиль бердәнбер йөрү чарасы. Инвалид балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ялгыз бала караучы әти яки әни ана капиталы хисабыннан машина сатып алса, без андый гаиләләрнең тормыш сыйфатларын күпкә яхшыртыр идек, ди ул.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев