18 март 2017 яңалыклары
-
Яман шештән дару 3-4 елдан әзер булачак
Русиядә яман шештән дәвалаучы препарат уйлап тапканнар. Федераль медицина-биология агентлыгы директорының фәнни эшләр буенча урынбасары, Русия Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Симбирцев хәбәр итүенчә, институтта даруның соңгы сынаулары уза. Барысы да уңышлы чыкса, ачыш яман шешне дәвалауда революция ясаячак. Русиядә яман шештән дәвалаучы препарат уйлап тапканнар. Федераль...
-
Рөстәм Миңнеханов Автошәһәрдә кош ите эшкәртү «Агросила "Чаллы-МПК"» комплексын ачты
17 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә Россиядә иң эреләрдән булган кош ите эшкәртү - «Агросила "Чаллы-МПК"» комплексын ачты. Республика лидерын шәһәр мэры Наил Мәһдиев, вице-премьер - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Илшат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар озатып йөрде....
-
Гүзәл Уразова тамашачыларның күңелен кайтарган?
Бүген татар эстрадасында җырчылар, кем әйтмешли, төрле тәмгә - кайсын телисең, шунысын тыңла. Самарага да Казан артистлары еш килеп, концертлар куеп торалар. Без инде тәмам иркәләнеп беттек: "Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый", - дип, концертларга сайланып кына йөрибез. Бәлки шуңа да соңгы вакытларда бу концертлар ярым буш залда үтәдер.
-
Сезгә нинди төшләр керә?
"Яндекс" эзләү системасы россиялеләрнең нинди төшләр күрүен тикшергән. Төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең төшләре дә бер-берсенә туры килми икән. Атна саен 500 мең кеше төшләрен юрау өчен эзләү системасын эшкә җиккән. Кешеләр төшләрендә мәрхүмнәрне күреп бимазалана икән, кеше үлемен, балык, елан, эт, песи, күселәр күреп саташа.
-
Ана капиталына җиңел машина сатып алу мөмкинлеге бирергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасының өч оппозицион фрациясеннән бер төркем депутатлар палатага Ана капиталын җиңел машина алуга юнәлдерү мөмкинлеге канун проектын карауга юнәлтте, дип хәбәр итә INTERFAX.RU мәгълүмат агентлыгы. Авторлар 8 урынлыдан да күбрәк булмаган яңа автомобильләр алуга рөхсәт бирергә тәкъдим итә. Әлеге дәүләт ярдәмен аерым гаилә категорияләре куллана алачак: тәрбиягә балалар алган,...