Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана тебезне өйнәнүдә дәвамчанлык

9 апрельдә шәһәр мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең чираттагы коллегиясе үтте. Ул "Федераль дәүләт стандартлары кертү кысаларында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч тармагында билингваль белем бирү проблемалары" дигән темага багышланды. Быелгы уку елыннан гамәлгә ашырыла башлаган "Мәгариф турында"гы закон нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү системасы гомуми...

9 апрельдә шәһәр мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең чираттагы коллегиясе үтте. Ул "Федераль дәүләт стандартлары кертү кысаларында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә һәм урта гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч тармагында билингваль белем бирү проблемалары" дигән темага багышланды.

Быелгы уку елыннан гамәлгә ашырыла башлаган "Мәгариф турында"гы закон нигезендә, мәктәпкәчә белем бирү системасы гомуми белем бирүнең беренче баскычы санала. Федераль стандартлар исә мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү арасындагы дәвамчанлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Димәк ки, белем бирүнең һәр ике баскычында эшләүче педагогларның үзара киңәшләшеп, уртак максатка омтылып эшләве зарур. Коллегия эшендә төп игътибар балаларны дәүләт телләренә өйрәтү проблемаларына юнәлтелде.

Балалар бакчаларының соңгы ике елдагы эш нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укыту-методик комплектлар белән эшләү күпкә отышлырак булуы расланган. Пленар утырышта балалар бакчаларында билингваль (ике телдә) белем бирү, ирешелгән уңышлар һәм проблемалар белән мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгының беренче урынбасары Винер Харисов таныштырды. Сабыйларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү - 2, икенче дәүләт теленә өйрәтү 4 яшьтән башлана. Татар теленә өйрәтү буенча шәһәр бакчаларында 184 тәрбияче эшли. Балалар атнага өч тапкыр, яшь үзенчәлекләренә карап, 15-20 минут шөгыльләнәләр. Телне диалоглар ярдәмендә өйрәтү, мультимедиа материаллары куллану, шулай ук эш дәфтәрләре - һәркайсы нәтиҗәлелеккә этәргеч. Эш дәфтәрләре - УМКның төп компоненты. Ул балага өйрәнгән материалны ныгытырга булышу белән бергә, әти-әниләрне дә баланың тел өйрәнү процессында актив катнашырга этәрә. Нәниләргә аралашу өчен кирәкле сүзләр санының берничә мәртәбә кимрәк булуы да эшне җиңеләйтә. Элек балалар бакчасыннан чыкканда бала 600 сүз белергә тиеш булса, хәзер - 167.

Винер Харисовның чыгышында шундый кызыклы факт игътибарны җәлеп итте. 2013 елда татар телле балаларның ата-аналары анкета сорауларына җавап биргән. Сораштыруларда катнашкан 2121 кешенең 71%ы - татарча белә. 60%ы балаларын татар төркемнәренә китергән. Ата-аналарның 45%ы баласы белән татарча сөйләшә, 27%ы - ике телдә, 28%ы рус телендә генә аралаша. Нәтиҗә шуны күрсәтә: 29% ата-ана татарча белсә дә, баласы белән туган телендә аралашмый. Шулай да, ата-аналарның 90%ы баланы татар төркемнәренә бирү яклы.

Шәһәрдә 82, 83, 98нче балалар бакчалары дәүләт телләрен өйрәнү буенча база мәйданчыгы булып тора. Аларда даими рәвештә консультацияләр үткәрелә, семинарлар, ачык дәресләр оештырыла. Билингваль балалар бакчалары арасында республикада иң нәтиҗәле эшләүче, 1 млн сумлык грантка ия булган 83нче балалар бакчасының телләр өйрәтү тәҗрибәсе белән мәктәп директорларын һәм бакча мөдирләрен бакчаның өлкән тәрбиячесе Светлана Бәдретдинова таныштырды.

УМК ярдәмендә телләр өйрәнү буенча беренче баскычны тулысынча үткән балалар мәктәпкә киләсе елда киләчәк. Белем йортлары аларны кабул итәргә әзерме? Бу юнәлештә билгеле бер эш алып барыла инде. Хәлләрнең торышы белән 50нче мәктәп мисалында таныштырдылар. Мәктәп директоры Илһам Төхфәтуллин соңгы 3 елда дәвамчанлыкның уңай нәтиҗәләрен саннар белән раслады. Татар төркемнәрендә укучылар саны 81%тан 94кә җиткән. Бу уку елында 72 бала татар телен туган тел буларак өйрәнә. Янәшәдә генә 2нче һәм 54нче татар гимназияләре булуын исәпкә алганда, бу бер дә начар нәтиҗә түгел, ди Илһам Ирекович. 50нче мәктәптә 45, 56, 60, 98, 104нче бакчаларда тәрбияләнгән балалар белем ала. Директор сүзләренә караганда, татар төркемнәреннән мәктәпкә килгән балалар туган телне тиешле дәрәҗәдә белмиләр. Бары тик 14%ы гына яхшы аңлый да, сөйләшә дә.

Мәктәптә телләрне өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган: заманча җиһазландырылган 8 татар теле кабинеты бар, 9 татар теле укытучысы эшли, алар 2012-2013 елда махсус курслар үткәннәр. Бу уку елында мәктәп базасында ачык дәресләр, семинарлар уздырылган.

Илһам Төхфәтуллин укыту барышындагы кайбер җитешсезлекләрне дә әйтеп үтте. Рус телле балалар татар телен башлангыч сыйныфларда Р.Хәйдәрованың "Күңелле татар теле" дәреслеге буенча өйрәнә һәм алар бакчада үзләштереп килгән сүзләрнең 40%ы дәреслек буенча яңа сүз буларак кабат өйрәнелә икән. Педагоглар фикеренчә, балалар бакчасы - мәктәп этабында бу дәреслек дәвамчанлыкны тулысынча тәэмин итә алмый. Татар теле укытучылары тарафыннан яңа коммуникатив технологияләрнең тел өйрәтүдә тулысынча кулланылмавын, югары уку йортларында рус төркемнәрендә эшләүче татар теле укытучыларының махсус әзерләнмәвен, балалар бакчалары тәрбиячеләренә һәм мәктәп укытучыларына тәҗрибә алмашып эшләргә кирәклеген искәртте Илһам Ирекович.

Пленар утырыштан соң балалар бакчалары мөдирләре 50нче мәктәпнең башланыч сыйныфларында татар теле укыту тәҗрибәсе белән таныштылар. Ә мәктәп директорлары 83нче һәм 98нче бакчаларда булачак укучыларның УМК кулланып татарча сөйләшергә өйрәнүләрен күзәттеләр.

Билингваль белем бирүдә алга таба башкарыласы эшләр һәм таләпләр коллегия карарында чагылыш тапты. Анда кадрлар әзерләүгә игътибарны арттыру, УМКны нәтиҗәле кертү буенча семинарлар, ачык дәресләр үткәрү, укыту программаларында дәвамчанлыкны тәэмин итү һәм башка максатлар куелган. Карарда мәктәпкәчә белем бирүдә һәм башлангыч мәктәптә федераль дәүләт стандартлары кертүгә бәйле рәвештә гомуми белем бирү мәктәпләрендә 1нче сыйныфка керергә әзерлек буенча өстәмә дәресләр оештыруны максатка яраксыз дип санарга дигән пункт та бар.

И.ЛОТФУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X