Әнине гайбәтче хатын харап итте
Әтине 9 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Әтием белән әнием мәктәптә укыганда ук танышканнар. Ул чагында әтием – сигезенче, әнием җиденче сыйныфта укыган. Дуслашып киткәннәр, аннары араларында мәхәббәт ялкыны кабынган. Әти КФУның икътисад факультетында укыганда, атна саен Чаллыга кайтып йөргән. Урта мәктәпне тәмамлагач, әни Казан Дәүләт педагогия институтына укырга кергән. Ул әтине армиягә озатып, каршы алган. Әнием диплом алгач, алар гаилә корганнар. 8 ел бер-берсен югалтмыйча йөргәннәр бит!
Матур гына яшәгәннәр алар. Абый белән мине тәрбияләп үстерделәр. Туганнар, дусларга үрнәк булдылар. Һәм көннәрдән бер көнне башка сыймаслык хәл булды. Әтием әниемне үтерде. Ничек диген әле, ул аны суйган. Бу вакытта абыем Казанда укый иде, мин сигезенче сыйныфта. Мәктәптән кайтуыма әнием аш бүлмәсендә, кан эчендә ята. Әти йокы бүлмәсендә башын тотып утыра. «Кызым, мин гафу итә алмаслык гамәл кылдым. Сиңа әбиең белән яшәргә туры килер», – диде дә милиция, ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырды. Мин бу вакытта аның сөйләгәннәрен аңларлык хәлдә түгел идем. Әниемә медицина ярдәме кирәк түгел иде инде, аны – моргка, әтине милиционерлар алып китте. Туганнар, күршеләр җыелышып әниебезне соңгы юлга озаттык. Безнең өчен авыр көннәр башланды. Абыем студент, мин әбиемнәрдә яши башладым. Әниемнең туганнары миңа ата-ана назын бирделәр. Әтине 9 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Миңа ул да кызганыч булды, чөнки эчми-тартмый, балалар дип өзелеп тора иде. Вакыт узды. Әтиебез срогын тутырып кайтты. Ул чагында мин кияүгә чыгып үземнең тормышым белән яши идем. Шөкер, ирем әйбәт булды. Миннән өч яшькә олы булгач, ул мине әтием кебек, кайгыртып яшәде. Әти иреккә чыккач, безгә килде һәм...
Дәвамын «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасының киләсе саныннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев