Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әнисә Сәгыйтова: «Өчлегә укыганнар урамда кочаклап ала»

40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган укытучы һөнәренең авыр яклары турында сөйләде.

Әнисә Әмир кызы Сәгыйтова укытучы һөнәренең бар сыйфатларын үзенә туплаган. Быел әңгәмәдәшемнең мәктәптә эшли башлавына 40 ел. Шуның яртысын ул Чаллының 3нче мәктәбендә эшли, хәзерге көндә М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә башлангыч сыйныфта укыта.

Әнисә Сәгыйтова Минзәлә районы Наратлы Кичү авылыннан. Әти-әнисе гади колхозчылар. Укытучы булып эшләүче туганы кызга педучилищега барырга киңәш итә. Ул вакытта бу һөнәр ияләре бик абруйлы була. 1979 елда 8нче классны тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Танылган татар теле укытучысы Васил Һадиев төркемендә уку бәхете тия аңа. Аннары ИНПОда татар факультетында читтән торып белем ала. Декрет ялыннан соң балалар бакчасында эшләп алганын исәпләмәгәндә бөтен гомере мәктәптә уза. Хәзерге вакытта гаҗәп тоелса да, беркайчан да эш алыштыру теләге булмаган. 

– Ошамаса, бу гомер эшли алмас идем. Каникулда да балаларны уйлыйсың, ничек микән, кайда микән дип. Укып чыкканнары турында да. Шулар белән яшисең. Беренче сентябрьне көтеп аласың, ул зур бәйрәм. Әзерләнәсең. Туган көнне дә алай көтмисең, яңа елны да, 8 нче мартны да, - ди әңгәмәдәшем.

Ә ике улы өчен әниләренең камыр ашларын пешерүе бәйрәм була. Чөнки укытучының бетмәс-төкәнмәс эше белән моңа вакыт калмый. Ярый әле туганнарының улы Алмаз Чаллыда укыганда аларга килгәли. Интернатта торган, әти-әнисе еракта булган баланы Әнисә апасы тәмле ашасын дип, сыйларга тырыша. Армиягә киткәнче аннан аш-суга да өйрәнә, хәзергәчә рәхмәтләрен укый. Үз балалары да эшкә өйрәнеп үсә.

– Эш кушып китәм - идәнне юарга, шкафта тәртип булсын. Идәннең чисталыгын кайткач тикшерә идем. Кайту белән аякны, аннары носкины юу малайларда гадәткә кергән иде. 

Шулай булмыйча, үзе дә хезмәт тәрбиясе алып үсә ич ул. Олы апа булгач, әти-әнине борчымыйча, сеңлесе һәм энесе белән эшне бүлешеп куялар. Ә һәр нәрсәнең җаен – токмач кисәргәме, камыр куяргамы, үз янына бастырып сабыр гына Зәкия әбиләре өйрәтә.
Хәзер инде Әнисә ханым үзе дә дүрт малайның әбисе. Нык иркәләве өчен кайчак шелтә дә белдерәләр икән балалар. Яратканга ул, ди елмаеп.

Әңгәмәдәшемнең һөнәрен башта бик өнәп бетермәгән тормыш иптәше Зиннур әфәнде уенын-чынын бергә кушып, «хатыныгыз укытучы булмасын» дия. Чөнки мәктәп эше өйгә кайта - күрсәтмә әсбапларны катыргыдан бергәләп ясыйлар – бөтенесе кулдан. Тик вакыт үтү белән ул да иптәше өчен укытучылык - яшәү рәвеше икәнлеген таный. Аның үз тормыш юлы да бик үзенчәлекле. Элек консерваториягә сәләтле балаларны авыллардан эзләгәннәр. Тукай районы Сәмәкәй авылында туган нәни Зиннур балалар бакчасында ук көйләр сызгырып ята, хромка гармунда уйнарга өйрәнә. Сәләтен күреп, аны 7 яшендә Казанга укырга җибәрәләр. Әти-әнисенең үзләреннән өзеп җибәрүе музыкадан бигрәк, русчага өйрәтәсе килүләреннән була. Зиннур Сәгыйтов оста аранжировщик буларак 9 ел Салават Фәтхетдинов төркемендә эшли. "Ул гастрольдә, мин көне буе мәктәптә, ничек барысына да өлгерелгәндер", дип шакката Әнисә ханым. 

Һәрьяклап тәҗрибә туплаган әңгәмәдәшемнән укытучы эшендәге нечкәлекләр, үзгәрешләр белән кызыксынам. Бармы алар?

– Эш программасы мин укыта башлаганда 12 битлек дәфтәр иде, хәзер 100 битлек файл тутырабыз. Календарь планнарны бик катлаулы итеп эшлиләр. Конкурслар, укытучыларга кагылышлы булмаган эшләр күп. Искитмәле! Укытырга өлегерер өчен көн-төн эшләргә кирәк. Азайтабыз дия-дия, эш өстәлә бара. 
Укытучыга мөнәсәбәт тә үзгәрде, ди Әнисә Сәгыйтова. – Хөрмәтләү кимеде. Баланың хокуклары турында еш әйтәләр. Ә укытучының хокукы гел юк кебек. Аныкы икенче планга күчә. Аннары арада үзләрен укытучыдан өстенрәк күрүче ата-аналар бар. Бала кайтып бер әйбер сөйләргә мөмкин, ә ул икенче төрле булырга мөмкин. Укучы ягын гына карау дөрес түгел. Класс җитәкчесе белән сөйләшү кирәк. Шундук йөгереп барып хокук даулыйсы түгел. Укытучыларның балалары  да шул профессияне сайлаганнары бик сирәк. Бу хөрмәт юк дигәнне аңлата бит инде.

Соңгы елларда җәмгыятьтә балага тәрбияне мәктәп бирергә тиеш, дигән фикер еш яңгырый башлады. Тәҗрибәле укытучы моның белән килешми:

– Тәрбия гаиләдән килә. Мәктәп ярдәм генә итә. Бала теле ачылу белән әти-әнинең сөйләмен сеңдерә, үз-үзен тотышын күреп үсә. Аның фикеренчә, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр дә хөрмәткә корылса гына ныклы була. Өлкәннәр яратып, юнәлеш бирсә, җәмгыятьтә, мәктәптә үзеңне тоту буенча киңәшләр бирсә, балалар өлкәннәр фикерен колак салуы дөрес. Әйтик, әти-әнисен хөрмәт иткән бала, аларның фикере белән килешмәсә дә бу хакта җикеренеп әйтми. Үземнекеләрдән чыгып әйтәм, таләпчәнлек кирәк. Бигрәк тә малайлар белән. Ансыз булмый. Начар юлга кереп китмәсеннәр өчен аларның тормышы турында барысын да белеп торырга кирәк.

Баланың бик яхшыга гына укуын таләп иткән әти-әниләр колагына да әйтер сүзе бар. 

– Хәзерге тормышта гел 5легә генә уку тормышта үз юлыңны табачаксың дигән сүз түгел. Сүз дә юк, тырышлык төп сыйфат, тик хәйләкәрлек, әзрәк әрсезлек тә кирәк. Андыйлар үзенекен шалт кына эшләп тә, күчереп тә куя. Бу югалып калмас, дисең. Кайбер отличниклар аннары синең белән исәнләшмәскә дә мөмкин, ә өчлегә укыганнарның күпчелеге ачу сакламый, эчке дөньялары якты аларның. Авыр шартларда яшәгән укучыларым бар иде, хәзер күрсәләр дә урамда кочаклап алалар.

Укыткан балаларның берсенең дә тормышта югалып калмавына сөенеп, бүген дә эшеннән тәм табып яши Әнисә Сәгыйтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев